Яшүсмерләргә төнге сәгать унбердән соң урамда йөрү тыела
Әгерҗедә рейдлар уза
Урамнарда һәм башка җәмәгать урыннарында хокук тәртибен саклауны көчәйтү максатыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге район башкарма комитетының ирекле халык дружинасы составына керүче хезмәткәрләр белән берлектә узган атнада Әгерҗедә рейд уздырды.
Максатыбыз урамда һәм башка җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган яки спиртлы эчемлекләр кулланып торучы затларны, закон белән чикләнгән вакытта урамда яки башка урындагы балигъ булмаганнарны ачыклау, юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау иде.
Рейд барышында җәмәгать тәртибенә һәм җәмәгать иминлегенә янаучы 5 административ хокук бозу очрагы кисәтелде. Закон белән чикләнгән вакытта, ягъни төнге сәгать 11дән соң әти-әниләреннән башка урамда яки җәмәгать урыннарында булган 10 балигъ булмаган яшүсмер полиция бүлегенә китертелде һәм аларның законлы вәкилләренә карата беркетмә төзелде. Юл хәрәкәте буенча 18 хокук бозу очрагы ачыкланды.
Рейдлар уздыру алга таба да дәвам итәчәк.
Валентина ДОЛЖЕНКОВА,
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге җәмәгать тәртибен саклау төркеме өлкән инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев