Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән, райондашлар
Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән ихластан котлыйбыз.
Май – өметләр уянган, яңарышлар башланган вакыт. Яз безнең күңелләребезгә яшәү дәрте өсти, яңадан-яңа хезмәт биеклекләренә өнди. Бу көннәрдә кырларыбызда яңа уңышка нигез салынуына, шәһәр-авылларда чистарту өмәләре гөрләвенә сөенәбез.
Май бәйрәмен тыныч күңел белән үткәрик, игелекле гамәлләребез белән башкаларны сөендерик. Барлык максатларыгыз тормышка ашсын, бәхетле, сәламәт булыгыз. Гаиләләргә иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, исәнлек-саулык телибез.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев