Яз сынамышлары
Ә сез сынамышларга ышанасызмы?
Күк иртә күкрәсә, яз иртә килер.
Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
Ай колакланса, суыкка.
Кояш болыт эчендә баеса, явым булыр.
Апрельнең алтысында аяз булса, җәй коры килер.
Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшыга килә.
Беренче мартка кадәр кара карга күренсә, кар тиз китәр.
Апрель актыкларында җылы яңгырлар булса, игеннәр яхшы булыр.
Каен суы күп акса, җәй яңгырлы була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев