Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Язгы бозга ышанма

Эх, бу балыкчыларны... Көзен боз элпә калынлыгы гына булса да, язын боз катламы шактый юкарса да, елганың эченә кереп балык тотудан курыкмыйлар бит. Үзләренең тормышларын куркыныч астына куйганнарын аңламыйлармы, әллә аңларга теләмиләрме? Язгы бозга ышанма дисәләр дә, көзге бозга да ышаныч юк. Әнә, узган елның ноябрендә Салагыш тирәсендә Иж һәм...

Эх, бу балыкчыларны... Көзен боз элпә калынлыгы гына булса да, язын боз катламы шактый юкарса да, елганың эченә кереп балык тотудан курыкмыйлар бит. Үзләренең тормышларын куркыныч астына куйганнарын аңламыйлармы, әллә аңларга теләмиләрме?
 
Язгы бозга ышанма дисәләр дә, көзге бозга да ышаныч юк. Әнә, узган елның ноябрендә Салагыш тирәсендә Иж һәм Кама кушылган җирдә өч балыкчы боз астына китте. Ижаудан әзмәвердәй өч ир-егет Константин-Данил Черепановлар, Геннадий Евдокимов ярдан 300-500 метр ераклыкта балык тоталар. Көтмәгәндә боз ярылып Геннадий суга чума. Нәтиҗәдә, аңа ярдәмгә килгән өч балыкчы баталар, ә иң Геннадий исән кала. Суга батучыларны водолазлар гына таба.
Шуңа күрә бозга кергәнче кат-кат уйлагыз, гомерегезне куркыныч астына куймагыз. "Әгәр һава температурасы өч көн рәттән ноль градустан югары торса, елгаларда бозның ныклыгы 25 процентка кими. Язгы боз бик тиз эри һәм кеше гомере өчен бик куркынычка әйләнә", диләр белгечләр.
Балыкчылар арасында хәтта транспорт белән бозга керүчеләр очрый. Язын бозга автотранспорт белән керергә һич ярамый!
МЧС хезмәткәрләре түбәндәгеләрне истә тотарга чакыра.
 
ИСЕҢДӘ ТОТ
- кеше өчен - 15, автомобиль өчен 30 сантиметр калынлыктагы боз куркыныч түгел;
- зәңгәрсу төстәге боз ныграк була;
- боз өстен калын кар капласа, анда кермәвең хәерле;
- балаларны үзләрен генә бозга кертмәгез;
- бозның калынлыгын аяк белән тибеп тикшермәгез.
 
ӘГӘР БАТА БАШЛАСАГЫЗ
- кулларны боз кисәкләре буенча җәегез, авыр өс киемен салып ташларга тырышыгыз;
- кискен хәрәкәтләр ясап, боз кисәкләрен ватмагыз;
- боз өстенә чыгу өчен куркынычсыз урынга аркагыз белән борылып, биек тәрәзә төбендә утыргандагы кебек хәрәкәтләр ясагыз;
- гәүдәгезнең күп өлеше боз өстенә чыгуга корсакка ятып үрмәләргә тырышыгыз;
Исегездән чыгармагыз: бозлы суда 10-15 минут булу да кеше тормышы өчен куркыныч. Ярга чыккач торак пунктка ерак булса, киемнәрегезне ныгытып сыгып яңадан киегез. Гадәттә, яр буенда җир астыннан корыган үлән күренеп тора. Берәр уч үлән җыеп аяк киеменә салырга мөмкин. Якындагы торак пунктка йөгереп барырга тырышыгыз.
 
БОЗ АСТЫНА КИТҮЧЕНЕ КҮРСӘГЕЗ
- иң беренче коткару хезмәтенә 112 телефонына шалтыратыгыз һәм ярдәмгә ашыгыгыз;
- бау булса, аны билегезгә, ә икенче очын агачка бәйләп, батып баручыга таба кул һәм аякларны як-якка җәеп боз өстеннән үрмәләгез. Астыгызга такта, чаңгы кисәге куйсагыз да була. Әгәр бер нәрсә дә булмаса, ике-өч кеше чылбыр кебек тезелеп ятып, бер-берсенең аякларыннан тотып үрмәләп бара. Беренче кеше зыян күрүчегә бау ыргыта.
 
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ
- юеш киемнәрне салдырып сыгыгыз, коры кием булмаса шуларны ук кигезеп полиэтилен белән урагыз:
- зыян күрүчене тиз арада җылы урынга урнаштырыгз;
- әгәр андый мөмкинлек булмаса, учак ягыгыз;
- кан йөрешен торгызу өчен тәнен ышкыгыз;
- хәле булмаса, йокы басса җылы ваннага кертегез;
- авызына су тулса, авыз куышлыгын чистартыгыз.
 
***
Әгәр суга батучыны күрсәгез, шунда ук Бердәм диспетчерлык хезмәтенең 24141, 112 телефоннарын җыегыз.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев