Әйдәгез, агач утыртырга
Татарстанда 25 апрельдән "Урман утырту" акциясенә старт бирелә. Туган төбәгебезне яшелләндерү быел ничек башкарылачак? Әгерҗе урман хуҗалыгы җитәкчесе Равил ИМАНГОЛОВтан шул турыда сөйләвен үтендек. -Татарстанда 2011 елдан башлап язын һәм көзен урман утырту акцияләре үткәрелә. Быел ул 25 апрельгә һәм 4 октябрьгә билгеләнде. Бу эштә урманчылардан тыш туган төбәгенең экологиясенә,...
-Татарстанда 2011 елдан башлап язын һәм көзен урман утырту акцияләре үткәрелә. Быел ул 25 апрельгә һәм 4 октябрьгә билгеләнде. Бу эштә урманчылардан тыш туган төбәгенең экологиясенә, табигатьне саклауга өлеш кертергә тырышкан һәркем - өлкәннәр дә, эшче-хезмәткәрләр дә, укучылар да, хәтта әти-әниләре, әби-бабалары белән нәниләр дә катнаша ала. Үз куллары белән агач утырткан кешенең беркайчан да аңа балта чапмасына, сындырмасына иманым камил. Агач утырту акциясе кешедә экология культурасы, табигатькә сакчыл караш тәрбияли. Шуңа күрә бу мөһим эшкә балаларны да тартырга тырышыгыз, агач утыртканда аларны ярдәм итеп торырга алып чыгыгыз.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев