Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Җәйге вакытка кабат күчәсе иде

Бүген Әгерҗе локомотив депосының кызыл почмагында узган очрашуда тимерьюлчылар РФ Дәүләт Думасы депутаты Евгений Гришинга әнә шундый тәкъдим белән чыктылар. Очрашу район башлыгы Валерий Макаровның райондагы яңалыклар белән таныштыруыннан башланды. - Тиздән бу бинадан ерак түгел урында ике бассейнлы спорт комплексы төзеләчәк. Анна ерак түгел РЭС бинасы урын алачак. Әлеге...

Бүген Әгерҗе локомотив депосының кызыл почмагында узган очрашуда тимерьюлчылар РФ Дәүләт Думасы депутаты Евгений Гришинга әнә шундый тәкъдим белән чыктылар.

Очрашу район башлыгы Валерий Макаровның райондагы яңалыклар белән таныштыруыннан башланды.

- Тиздән бу бинадан ерак түгел урында ике бассейнлы спорт комплексы төзеләчәк. Анна ерак түгел РЭС бинасы урын алачак. Әлеге бина озакламый файдалануга тапшырылачак инде. Әгерҗегә сәфәре вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәрдә Балалар иҗаты йорты төзү турындагы үтенечебезне дә хуплады. Димәк, озакламый районыбыз балаларының үз иҗат йорты булачак. Анда алар радиотехника, авиамодельләштерү, картинг белән шөгыльләнә алачак, - дип сөйләде район башлыгы.

Аннан халык илчесе залда утыручыларның сорауларына җавап бирде.

- Безне кайбер регионнарда, шул исәптән безнең Татарстанда, җәйге вакытка күчми калу борчый. Җәй көне эштән соң кайтабыз, кайтып бакчага чыгарга да өлгермибез, караңгы төшә. Ә төнге сәгать 1дә яктыра башлый, - диделәр алар.

Евгений Гришин әлеге мәсьәләне РФ Дәүләт Думасында күтәрергә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев