Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Җылы һава торышы саклана

2 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, төнлә һәм иртән явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Көндез республиканың кайбер районнарында яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан, талгын. Төнлә +9..+14, көндез +25..+30 градус җылы. 3 сентябрьдә шулай ук аязучан болытлы һава. Төнлә - урыны белән, көндез күпчелек районнарда...

2 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, төнлә һәм иртән явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Көндез республиканың кайбер районнарында яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан, талгын. Төнлә +9..+14, көндез +25..+30 градус җылы.

3 сентябрьдә шулай ук аязучан болытлы һава. Төнлә - урыны белән, көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда яшен булуы көтелә. Җил көнчыгыштан һәм төньяк-көнчыгыштан, талгын. Урыны белән җилнең тизлеге көчәеп, секундына - 15, яшен вакытында 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә +11..+16, көндез +19..+24, көнчыгыш районнарда 27 градуска кадәр җылы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев