Җырчы, биюче, спортчы Шамил
Чын-чынлап ут борчасы инде бу Шамил. Әле генә сумкасын асып мәктәптән кайтып килә иде. Кай арада тамак ялгагандыр, чаңгыларын киеп урамга чыгарга да өлгергән. Артыннан җилләр генә уйнап кала Шамилнең. Тирсә мәктәбенең 5 сыйныфында укучы Яңавыл егете Шамил ХАРИСОВның үткенлегенә, осталыгына, җитезлегенә, чынлап та, хәйран калырлык. Уку алдынгысы да, менә...
Чын-чынлап ут борчасы инде бу Шамил. Әле генә сумкасын асып мәктәптән кайтып килә иде. Кай арада тамак ялгагандыр, чаңгыларын киеп урамга чыгарга да өлгергән. Артыннан җилләр генә уйнап кала Шамилнең.
Тирсә мәктәбенең 5 сыйныфында укучы Яңавыл егете Шамил ХАРИСОВның үткенлегенә, осталыгына, җитезлегенә, чынлап та, хәйран калырлык. Уку алдынгысы да, менә дигән биюче дә, спортчы да ул. Яраткан фәннәре - физик тәрбия, технология, математика, тарих, татар әдәбияты, география, җәмгыять белеме. Әле бишенчедә генә укыса да Шамил яулаган Мактау грамоталары, Дипломнар бер кочак инде. Менә монысы - узган уку елында ГТО нормаларын тапшырып көмеш билге алу турындагы белешмә. Быел да сынатмас Шамил. Спортны яратучы малайның алтын билге аласына да шикләнмибез. Яңавыл мәктәбенең физкультура укытучысы Мәгъсум Салихов та, әнә, Шамил турында:
- Бар яктан да булдыра торган егет үсеп килүенә сөенәбез. Шамилнең өстәл теннисы уйнау буенча күрсәткечләре яхшы, бадминтонда да сынатмый, волейбол түгәрәгенә дә йөри, район күләмендә чаңгы ярышларында да команда составында катнаша. Узган ел авиамодельчеләрнең Әлмәттә узган республика бәйгесендә II урын алган төркемебездә Харисов та бар иде, - диде.
Шамил бик оста әртис тә әле. Матур итеп бии дә, нәфис сүз остасы да, җырларга да ярата ул. 4-5 яшьлек вакытында ук инде Зөлфәт Зиннуровка ияреп шансон җырлый иде. Хәзер Данир Сабиров, Фирдүс Тямаев репертуарында булган җырларны башкара. Шамил Мәдәният йортында узган чараларны алып бара, скетчларда рольләрне оста итеп башкара. Балалар бакчасына йөргәндә үк инде Убыр, Тиен, Кар бабай, Яңа ел, Пират образларын сәхнәләштергән малайның осталыгы көннән-көн арта гына. Алай да безнең Шамил тамашачы күңелен дәртле биюе белән яулагандыр. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Шатлык" коллективы һәр бәйрәм-кичәдә авылдашларга яңа биюләр тәкъдим итә. Тамашачы ут уйнатучы бу балаларны кат-кат сәхнәгә чакырып чыгара икән, димәк, биючеләребез моңа лаек. Ә остазлары Рәзинә апалары Османова белән күпме тир түккәннәрен малайлар - үзләре, ә тиктормас малайларны тыңлату ничек авыр булуын Рәзинә ханым үзе генә беләдер. Шамил, мөгаен, шаян, шук малайларның берседер.
- Шамил бар яктан да оста. Ә менә бию - аның стихияседер. Бию өйрәнергә дигәндә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, һич карышмыйча, килеп җитәргә мөмкин ул. Шаянлыгы, шуклыгы да бар, үпкәләп тә куя. Әмма бу озакка бармый. Тәнкыйтьне дөрес кабул итә, үз ялгышын төзәтә белгәне өчен хөрмәт итәм Шамилне, - ди Рәзилә ханым.
Яңавыл малаеның хыялы - артист булу. "Данир Сабиров кебек булырга хыялланам", ди ул. Гармун, гитара, синтезаторы да бар инде аның. "Эх, музыка мәктәбе булса, аларда уйнарга да өйрәнер идем", дип матур хыялларга да бирелеп ала Шамил. Ә мин тәҗрибәле тренерлар кул астында шөгыльләнсә, аннан менә дигән хоккейчы да чыгар иде дип уйлыйм.
Шамил хәзер түземсезлек белән җәйне көтә. Абзарда җәйне көтеп мәэлдәүче сарыклар белән иркен болыннарда йөрисе, әнисе белән бакчада кайнашасы, бабасы белән тракторга утырып, киң басуларны иңлисе, үзләре үстергән печәннәрне ташыйсы, дус малайлары белән караңгы төшкәнче футбол тубы тибәсе көннәрне зарыгып көтә авыл малае.
Розалия КӘРИМОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев