"Язгы чорда транспорт чарасы күчәренә төшә торган иң чик авырлык күләмнәре бер күчәрлегә - 6, ике күчәрле арбага - 5 тонна, өч күчәрле арбага - 4 тонна билгеләнде", - дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Хәрәкәтне чикләү азык-төлек продуктлары, хайваннар, дару препаратлары, орлык фонды, ашламалар, ягулыкташый торган, йөк авырлыгы 16 тоннадан артмаган, шулай ук табигый бәла-казалар яисә башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен йөк ташуга, халыкара йөк ташуларга һәм пассажирлар ташучы автобусларга кагылмый.
Нет комментариев