“Йолдызлык“та катнашкан алты яшьлек Фәнзил Мусин: “Миңа Мөслим дә, сәхнә дә ошады“
Узган атнада Мөслимдә "Созвездие-Йолдызлык" телевизион фестиваль-бәйгесенең зона этабы узды. Безнең районнан әлеге бәйгедә 76 сәләтле бала катнашты. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Иж-Бубыйдагы "Хыял" бию коллективы инде икенче ел рәттән җиңү яулады. Егет-кызларны бәйгегә Рузанна Исламова һәм Алсу Мәдишина әзерләде. "Вокал соло" номинациясендә Рөстәм Егоров II урын алды (район Мәдәният сарае,...
Узган атнада Мөслимдә "Созвездие-Йолдызлык" телевизион фестиваль-бәйгесенең зона этабы узды.
Безнең районнан әлеге бәйгедә 76 сәләтле бала катнашты. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Иж-Бубыйдагы "Хыял" бию коллективы инде икенче ел рәттән җиңү яулады. Егет-кызларны бәйгегә Рузанна Исламова һәм Алсу Мәдишина әзерләде.
"Вокал соло" номинациясендә Рөстәм Егоров II урын алды (район Мәдәният сарае, җитәкчесе Ләйсән Тимершина). Шул ук номинациядә үз яшь төркемнәрендә Жанна Изирушева (Гүзәл Сәләхиева), 5нче бакчада тәрбияләнүче Арина Шәкурова (Елена Скворцова) III урын алдылар.
Вокал белән инде берничә ел шөгыльләнүче Жанна өчен бу бәйге тәүгесе булмаса, 6 яшьлек Арина өчен ул - уңышлы дебют.
- Ноябрь аенда Әниләр көненә багышлап уздырылган республика бәйгесендә дә Арина уңышлы чыгыш ясады. Безнең "Әнигә котлау" дигән видеоролик бәйгедә гран-прига лаек булды. Ә менә "Йолдызлык"тагы җиңүе - кызыбызның үз тырышлыгы. Ул биергә һәм җырларга бик ярата, төрле сценрийларда катнаша. Мондый активлык аңа миннән һәм әбисе Валентина Алексеевнадан күчкәндер, мөгаен. Әгерҗедәге сайлап алу турында әзерләнгәндә без өйдә дә, бакчада дә репетицияләр ясадык. Бакчадагы музыка җитәкчесе Светлана Шишкина җырлар сайлауда булышты. Ә сайлап алу турыннан соң Арина белән район Мәдәният сарае методисты Елена Скворцова шөгыльләнде.
Фестивальнең зона туры Аринага бик ошаган, ул анда бик күп яңа дуслар тапкан.
- Мин зур камералардан да курыкмадым. Киләсе елга чыгыш ясарга Парижга барам, - ди ул балаларга хас самимилек белән.
"Хыял" ансамбле дә, призлы урын алган башка воклистлар да 11-15 апрельдә телеконкурсның Казанда узачак финал турында катнашачаклар.
Мондый зур бәйгедә үзләрен әле беренче тапкыр гына сынап караган малай-кызларга фестивальнең махус бүләкләре әзерләнгән иде. Мәктәптән тыш тәрбия бирү үзәгенең "Росинки" (Юлия Рыболовлева) бию коллективының кечкенәләр төркеменә Диплом һәм музыкаль үзәк, үзен "конферанс" номинациясендә сынап караган Иж-Бубый балалар бакчасында тәрбияләнүче 6 яшьлек Фәнзил Мусинга (Диләрә Чукова) Диплом, журнал һәм планшет тапшырылды. Кечкенә малайның үз чыгышын "Мин - Фәнзил Мусин, кечкенә булсам да, хыялларым зурдан" дип башлавы гына да жюри игътибарын җәлеп итми калмагандыр. Нәни конферанс шулай ук тәэсирле итеп тамашачыларга "Хыял" коллективын тәкъдим итә.
- Шигырьләрне бик тиз ятладым. Әни белән көн саен кабатладык аларны. Мөслим дә, сәхнә дә бик ошады. Бакчадагы дусларыма планшетны алып килеп күрсәтәсе килә, - диде Фәнзил телефон аша.
- Балаларны Мөслимгә фестивальгә алып баруда, костюмнар тектерүдә ярдәм иткән әти-әниләргә зур рәхмәт, - ди яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева. Ул иганәчелек ярдәме күрсәткән "Кругозор" оптикасына, Илдус Нәбиуллин җитәкчелегендәге транспорт компаниясенә дә олы рәхмәтен җиткерде. "Хыял" биючеләренә иганәчелек ярдәме күрсәткән "Водоканал" ширкәтенә, якташлары - Казан эшмәкәре Искәндәр Җиһангәрәевка бию коллективы рәхмәтле.
- Балаларның сәләтен үстерүгә, аларны олы сәхнәгә чыгаруга тырышлык куйган һәркемгә зур рәхмәт. Әнә шундый изге күңелле җитәкчеләр ярдәме белән яшь талантларны тагын да үстерергә, туган районыбызны чит төбәкләрдә дә танытырга мөмкин, - ди Татьяна Сергеева.
Екатерина САМСОНОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев