Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Югалган гөмбәчене тиз тапканнар

Салагыш урманында адашкан

Гөмбә җыю сезонының иң кызган вакыты хәзер. Бер яктан, урманның үз нигъмәтләре белән бүлешүе шатландыра. Икенче яктан, урманга бару яхшы сабак булырга да мөмкин. Татарстанда гөмбәчеләр югалуның 16 очрагы булган инде. Безнең районда әлегә – берәү.

Узган атнакичтә көндезге сәгать өчләр тирәсендә полициянең дежур бүлекчәсендә гөмбәче югалуы турында хәбәр алына. Красный борда яшәүче ирле-хатынлы пар Салагыш урманына гөмбәгә килә. Төрле якка юл алып, бераз вакыттан соң бер-берсен югалталар. Хатыны калган урынга кире килеп тапмагач, ире борчыла башлый. 

Полиция хезмәткәрләре ирдән сораштырганчы һәм МЧСлылар әлеге хәл булган урынга килеп җиткәнче, гөмбәче хатын табыла. Аның сөйләвенчә, урманда адашып йөри торгач, ул Чаллыдан килгән гөмбәчеләргә юлыга һәм алар трассага чыгарып куялар. Бу вакытта кичке сәгать бишләр якынлаша.

– Барысы да яхшы тәмамланганга сөенәбез, – ди күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллин, – Югыйсә, ахыры аяныч булган очраклар да бар бит. Узган ел өлкән яшьтәге ирнең урманда югалуы һәм һәлак булу турындагы хәлне әгерҗелеләр яхшы хәтерлидер әле. Шуңа күрә уяу булыгыз һәм иң гади кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз.

Урманга барганда, иң беренче чиратта, тулы зарядкалы телефон алырга кирәк. Сүз уңаеннан, узган ел районыбыз урманнарында югалган гөмбәчеләрнең барысы да телефонсыз булганнар.

Шулай ук үзегез белән компас яки навигатор алсагыз да ярый.

– Хәзер айфонга махсус кушымта яздырып та була. Бу очракта әлеге кушымта ярдәмгә киләчәк, – ди Айрат Разакович.

Шулай да әгәр адашкансыз һәм югарыда телгә алганнарның берсен дә алмагансыз икән, мәктәптә кояш буенча юнәлешне билгеләргә өйрәтүләрен искә төшерегез.

Икенче кагыйдә: урманга ялгыз гына йөрмәгез. Бергә барган кешегез белән аерылмаска тырышыгыз, һәрчак тавыш бирешегез. Урманда чакта күбрәк сөйләшергә, төрле тавышлар чыгарыга, җырларга, сызгырырга кирәк. Бу шулай ук урманда аю белән очрашудан да коткарачак.

Урманга барган кешегездән аерылып калсагыз, паникага бирелмәгез. Сез тайгада түгел бит. Урман кайчан да булса тәмамлана. Килгән урыныгызны эзләргә тырышмагыз, бу вакытны бушка уздыру гына. Иң яхшысы, юлны табарга кирәк. Аның кая таба күбрәк тапталганын аңлап алып, шул якка таба барыгыз. Юлның начаррак була барганын тойсагыз, кире якка китегез. Шуны онытмагыз: юл кая да булса алып чыкмый калмый.

Безнең урманнар гөмбәгә бай булганлыктан, аны җыярга кайлардан гына килмиләр: Ижау, Сарапул, Чаллы, Алабугадан... Бигрәк тә таныш булмаган урманнарда уяу булырга кирәк. Гөмбә җыеп мавыгып китеп, таныш урманда да адашырга мөмкин. Узган ел Чаллыдан килгән 65 яшьлек ханымның Мәдьяр һәм Алмалы арасында югалганын искә төшерик әле. Төне буе адашып йөргәннән соң иртәнге якта аны Салагыш янында табалар. Әлеге ханым озак еллар Әгерҗе урман хуҗалыгында эшләгән һәм урман участоклары кварталларын яхшы белгән була, югыйсә.

Кварталлар дигәннән. Урманда адашып йөргәндә квартал баганасы янына килеп чыгуыгыз да бар. Аның яныннан китмәгез. 112 номерына шалтыратып баганадагы санны атасагыз, сезне табуы җиңелрәк булачак.

Сезне беркем дә эзләми дип тә уйламагыз. Вакыт-вакыт тавышларга игътибар итегез. Эзли торган төркем инде юлда булырга мөмкин.

Төнне урманда уздырырга туры килү ихтималы да бар. Август аенда төннәрнең салкын булганлыгын онытмагыз. Шуңа күрә урманга барганда үзегез белән шырпы, фонарь алыгыз. Җылырак итеп киенегез һәм эчәр өчен бераз су алсагыз да була. 

Үзегез түгел, ә дустыгыз адашкан очракта нишләргә? Иң мөһиме, вакытны сузмагыз. Бәлки, аның белән берәр нәрсә булгандыр? Әйтик, йөрәк өянәге? Әгәр 2-3 сәгать дәвамында табышмасагыз, коткару хезмәтенә шалтыратыгыз. 

Шушы кагыйдәләрне истә тоткан хәлдә тыныч күңел белән урманга юл тота аласыз. Исән-имин йөреп кайтыгыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев