Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

ЮХИДИ инспекторлары прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп автобусларын карадылар

Тулаем алганда, автобуслар яңа уку елына әзер

Яңа уку елы башланыр алдыннан ЮХИДИ инспекторлары прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп автобусларын карадылар. Чара ТР буенча ЮХИДИ идарәсе күрсәтмәсе нигезендә узды. 

ЮХИДИ бүлекчәсе мәйданына “Транссервисрегион” предприятиесенең 17 мәктәп автобусы куелган иде. Алар районның 9 мәктәбенә беркетелгән. 

–    Безнең автобуслар 35 торак пункты укучыларына хезмәт күрсәтә. Узган уку елында 350 бала исәпләнә иде, – дип сөйли укучыларны йөртү буенча механик Ринат Әхмәтшин. – Бүгенге көнгә барлык автобуслар техник күзәтү узган һәм иминият полислары бар. Хәзер таләпләр катгыйланды. Әйтик, элек пассажир утыргычы ягындагы алгы як пыялада чатнаган урын булу рөхсәт ителә иде, хәзер беркайда да кечкенә генә дә андый урын булырга тиеш түгел. Шуңа күрә кайбер автобусларда пыялаларны алыштырырга туры килде. Алдагы көннәрдә шәхсән үзем, мәктәпләр буйлап йөреп чыгып, машиналарның төзеклеген, тупланышын тикшердем. Бүген бернинди кимчелек тә табылмас дип өметләнәм. 

Техник күзәтүгә килгәндә, таләпләр катгый. Биш  елга кадәр кулланылган автобуслар аны елга бер тапкыр узалар. Озаграк файдаланганнары – ике тапкыр. Мәктәп автобусларын куллану срогы – 10 ел. 

–    Бездә 2020 елгы яңа автобуслар да, 8 ел кулланылышта булган искерәкләре дә бар, – дип дәвам итә Ринат Әхмәтшин. – Шоферларга зарлана алмыйм. Нинди генә автобус булмасын, һәркайсы үз техникасын тәртиптә тотарга, барлык таләпләрне үтәргә тырыша. Пандемия белән бәйле чикләүләр кертелгәч аларны үтәү бигрәк тә мәҗбүри. Автобуслар юлга барырга чыкканчы һәм кайту белән махсус эремә ярдәмендә эшкәртелә. 

Ул көнне ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Айдар Әхмәтшин һәм район прокуроры ярдәмчесе Адил Сөләйманов 17 машинаның барысын да җентекләп тикшерделәр. Техник халәтен, ГЛОНАСС системасы буенча элемтәнең төзеклеген карадылар, сигналларның, маячокларның  эшләвен тикшерделәр. Янгын сүнедергечләр, аптечкалар, тахографлар да барланды. 
–    Булган кечкенә кимчелекләр урында ук юкка чыгарылды, –  ди Айдар Алмаз улы. 

Тулаем алганда, автобуслар яңа уку елына әзер. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев