Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Йөзьяшәр әбиләрне котладылар

Йөзьяшәр тыл ветераннары - Әгерҗедән Мария түти ГОНЧАРОВА һәм Кодаштан Рәхимә әби ӘХМӘТШИНАны Өлкәннәр декадасы кысаларында халыкны социаль яклау бүлеге һәм район хакимияте җитәкчеләре дә хөрмәтләде. Мария түти шушы яшендә дә хәтеренең яхшы булуы, шаярып-көлеп сөйләшүе белән үрнәк булса, Рәхимә әбинең әле дә гәҗитләрне күзлексез укуы, өйдәге эшләрне башкаруы, ашарга...

Йөзьяшәр тыл ветераннары - Әгерҗедән Мария түти ГОНЧАРОВА һәм Кодаштан Рәхимә әби ӘХМӘТШИНАны Өлкәннәр декадасы кысаларында халыкны социаль яклау бүлеге һәм район хакимияте җитәкчеләре дә хөрмәтләде.

Мария түти шушы яшендә дә хәтеренең яхшы булуы, шаярып-көлеп сөйләшүе белән үрнәк булса, Рәхимә әбинең әле дә гәҗитләрне күзлексез укуы, өйдәге эшләрне башкаруы, ашарга әзерләве сокландыра. Гомерләре тырыш хезмәттә узган тыл ветераннары һаман да тормыш, гаилә, балалар, оныклар дип янып яшиләр. Район, республикадагы яңалыкларга да битараф түгел. Җитәкчеләр аларга Әгерҗе районы тарихы турындагы китап һәм азык-төлек җыелмасы бүләк иттеләр. Мондый хөрмәтләүгә бик тә рәхмәтле булып, матур теләкләр белән озаттылар кунакларны өлкән райондашларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев