Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Заказник хезмәткәрләре укучылар белән очрашты

Экология елы уңаеннан Әгерҗедәге балалар китапханәсендә "Кичке Таң" заказнигы хезмәткәрләре 4нче мәктәп укучылары белән бик файдалы очрашу уздырды. Тыюлык директоры, Татарстанның атказанган экологы Әһли Фәйзуллин, дәүләт инспекторлары Әлфия Нуриманова, Тәлгать Нуриев заказник эшчәнлеге белән таныштырдылар. Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр, хайваннар, кошлар һәм балыклар турында сөйләделәр. Людмила Белова җитәкчелегендәге 7Б сыйныф...

Экология елы уңаеннан Әгерҗедәге балалар китапханәсендә "Кичке Таң" заказнигы хезмәткәрләре 4нче мәктәп укучылары белән бик файдалы очрашу уздырды.

Тыюлык директоры, Татарстанның атказанган экологы Әһли Фәйзуллин, дәүләт инспекторлары Әлфия Нуриманова, Тәлгать Нуриев заказник эшчәнлеге белән таныштырдылар. Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр, хайваннар, кошлар һәм балыклар турында сөйләделәр.

Людмила Белова җитәкчелегендәге 7Б сыйныф волонтерлары очрашуда үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. Алар республикада 11 заказник барлыгы, аларның беренчесе безнең районда оешуы турында мәгълүмат та белделәр. Районыбыздагы дүрт табигать һәйкәле турында да кызыксынып тыңладылар.

Актив укучыларга "Лесной дозор" һәм "В лесу прифронтовом" җыентыклары, Рәхмәт хатлары бүләк ителде. Ә балалар китапханәсе 2016 елда чыгарылган Кызыл китаплы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев