Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Заказникта – иң зур баклан

Күптән түгел "Кичке-Таң- дәүләт заказнигына Россиянең Идел-Кама биосфера заповеднигыннан биология фәннәре кандидаты Алексей Павлов һәм өлкән фәнни хезмәткәр Әнвәр Аюпов килгәннәр иде. Тикшерү-эзләнү эшләре барышында галимнәр багын бер яңалыкка тап булдылар. Иж елгасы буйлап барганда элекке Рыс авылы булган урыннан ерак түгел алар гаҗәеп бер кошның очып үткәнен күреп, таң...

Күптән түгел "Кичке-Таң- дәүләт заказнигына Россиянең Идел-Кама биосфера заповеднигыннан биология фәннәре кандидаты Алексей Павлов һәм өлкән фәнни хезмәткәр Әнвәр Аюпов килгәннәр иде. Тикшерү-эзләнү эшләре барышында галимнәр багын бер яңалыкка тап булдылар.
Иж елгасы буйлап барганда элекке Рыс авылы булган урыннан ерак түгел алар гаҗәеп бер кошның очып үткәнен күреп, таң калдылар. Бу Россиянең Кызыл китабына кертелгән сирәк очрый торган зур баклан булып чыкты.
Баклан Көньяк Америкадан кала, бөтен континетларда да яши. Россиядә бакланның 6 төре бар. Аларның икесе Кызыл китапка кертелгән. "Кичке Таң" заказнигы территориясендәгесе - иң зурысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев