Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Законсыз коралыңны тапшыр да акча ал

Законсыз кораллар - сугыш припаслары, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланмалары булган гражданнар аларны ирекле төстә тапшырсалар, РФ Җинаять кодексының 222 матдәсе искәрмәсе нигезендә җаваплылыктан азат ителәләр. Бу очракта әлеге гражданнарга акчалата бүләк тә ясала: - 3000 сум - сырлы ату коралы өчен; - 2000 сум - шартлаткыч матдәләр (тротил, аммонит...

Законсыз кораллар - сугыш припаслары, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланмалары булган гражданнар аларны ирекле төстә тапшырсалар, РФ Җинаять кодексының 222 матдәсе искәрмәсе нигезендә җаваплылыктан азат ителәләр.
Бу очракта әлеге гражданнарга акчалата бүләк тә ясала:
- 3000 сум - сырлы ату коралы өчен;
- 2000 сум - шартлаткыч матдәләр (тротил, аммонит һәм башкалар) һәм шартлату чаралары (детонатор, утлы үткәргеч шнур) өчен.
- 1500 сум - сугыш гранаталары һәм ау мылтыклары өчен;
- 1000 сум - көпшәсе киселгән һәм үзең ясаган ату коралы өчен;
- 500 сум - газ, пневматик һәм травматик корал өчен;
- 20 сум - сырлы ату коралына хәрби припаслар өчен.
Законсыз төстә корал саклаучылар турында дөрес мәгълүмат бирүчеләргә исә шушы суммаларның 50 проценты күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.
Коралны ирекле тапшыру турында сорауларыгыз булса РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенә мөрәҗәгать итегез яки 22541, 02 телефоннарына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев