Үзебезнең участок вәкиленә тавыш бир
“Халык участок вәкиле“ Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы башланды. Безнең районнан әлеге бәйгегә полиция майоры Айдар Әхмәтшин һәм полиция капитаны Айдар Галиуллин тәкъдим ителде.
Бәйгедә катнашучылар өчен 20 сентябрьгә кадәр интернет аша тавыш бирү сорала. Моның өчен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтына керергә, “халык участок вәкилен сайла“ баннерын табарга һәм үзебезнең участок вәкиле урнаштырылган фото астындагы “тавыш бирергә“ сүзенә басарга кирәк. Ахырда социаль челтәрләрдә авторизация үтү һәм “тавыш бирү“не раслау мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев