Жилет булмаган өчен административ җаваплылык каралмаган
Күптән түгел юл хәрәкәте кагыйдәләре яңа вазифа белән тулыландырылган иде.
Ул түбәндәгедән гыйбарәт булды: караңгы вакытта һәм күрү шартлары начар булганда транспорт чарасын торак пунктларыннан читтәге юлда йә юл кырында мәҗбүри туктатырга туры килгәндә шофер яктылыкны кире кайтаручы элементлары булган куртка, жилет кияргә тиеш.
Моңа карата Россия Эчке эшләр министрлыгының хаты бар. Анда аңлатылганча, юл-патруль хезмәте вәкилләре документлар тикшергәндә йә башка административ гамәлләр башкарганда транспорт чарасы шоферыннан яктылыкны кире кайтаручы элементлары булган куртка йә жилет таләп итәргә хокуклы түгел.
Транспорт чарасында, машина йөртүче өстендә жилет юклыгы өчен административ җаваплылык каралмаган.
Зилә ЗАРИПОВА,
Әгерҗе районы прокуроры ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев