Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Зилия Бәшәрова «Ак калфак» VII Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесендә катнашты

Зилиягә алдагы этапларда уңышлар телибез

Үзәк балалар китапханәсендә онлайн форматта «Ак калфак» VII Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесенең 2 туры узды. Анда район этабы җиңүчесе Зилия Бәшәрова катнашты. Зилия 3нче санлы мәктәпнең 10 сыйныф укучысы. Бәйгегә аны укытучысы Лилия Илфәр кызы Зиннәтова әзерләде.

Халкыбызның тарихын өйрәнү, укучыларда милләткә һәм туган илгә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү, милли үзаңнарын формалаштыру максаты белән «Бөтендөнья татар конгрессы» һәм «Ак калфак» оешмасы тарафыннан ел саен 15 яшьтән 17 яшькә кадәр булган кызлар һәм егетләр өчен бәйге игълан ителә.
Бәйгедә катнашучыларның сөйләм теле, фикерләү сәләте, нәфис сүз, сәхнә осталыгы, үз-үзен тотышы, кул эшләре, пешерү осталыгы тикшерелә.

Зилиягә алдагы этапларда уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев