Зиратта өмәләр дәвам итә
Халык активрак булсын иде
Әгерҗедәге иске татар зиратында һәр атнаның шимбәсендә өмәләр уза. Чираттагысы иртәгә оештырыла.
Узган атнада да биредә зур җыештыру өмәсе үтте. Агач-куаклар киселеп түгелде, корыган үләннәр җыелды.
Оештыручылар “шәһәр һәм тимер юл предприятиеләре тагын да активрак булсыннар, шәһәр халкы да мәңгелек йортны чистартуда катнашсын иде“, дигән үтенечләрен җиткерәләр.
Өмәгә йөк машиналары белән килеп чүп-чарны түгүдә катнашкан очракта ягулык белән тәэмин итү дә каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев