"Үзизоляциядә тик ятмадык": Ландыш Нигъмәтҗанова дүртенчегә бәби көтә
Ландыш үзе болай ди
Җырчы беркөнне Инстаграмына эче чыгып торган фотосурәтен урнаштыргач, төрле-төрле сүзләр йөрде. Кемдер аны карантин вакытында тазарган ди, ә кемдер бәби көтә дип фаразлады.
Ландыш "Ирек мәйданы" газетасына биргән шәрехләмәсендә болай ди:
- Әлеге фото шулкадәр кызыксыну уятыр дип уйламаган идем. Әйе, без бәби көтәбез. Үзизоляциядә тик ятмадык. Ходай бүләге! Әлеге яңалыкка балалар аеруча сөенде, - ди җырчы.
Ландыш һәм аның тормыш иптәше Фәритне ихластан тәбриклибез. Йөклелек чоры җиңел узсын, сабый сау-сәламәт булып тусын!
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев