Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Зөлфия Авбекирова: «Елга буена яңа бәрәңге пешерергә, елга тавышын тыңларга, йолдызлы күк йөзен күзәтергә йөрдек..»

Сораштыру

Урамда уйнап йөрүче бала-чага саны кимегәннән-кими бара. Хәзер аларның иң күңелле чаклары смартфонга карап уза. Икетуган энемнән моның сәбәбен сорагач, ул “урамда күңелсез”, дип җавап бирде. Ә безгә телефонсыз да, компьютерсыз да, хәтта кайчак телвизорсыз да ничек күңелсез булмады микән соң?

Зөлфия АВБЕКИРОВА, “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә белән эшләү белгече, 26 яшь, Әгерҗе шәһәре:

–    Җәйге каникул вакытында безнең өчен иң рәхәте шәһәрдәге икенче шарлавыкта (аны Әгерҗедә шулай дип атап йөртәләр) су коену булды. Кечкенә булса да, үзенең матурлыгы белән җәлеп итә иде ул. 

Дуслар белән су коенырга барганчы, биш рәт бәрәңге утыйбыз. Чөнки әти-әни анда барыр алдыннан шундый шарт куя иде. Без бер-беребезгә булыша-булыша чүпне утап бетерәбез дә елга буена чабабыз. 

Әни кулына кычыткан тотып килгәнче коена идек. Суда нинди генә уеннар уйнамадык: су астыннан шешә дә эзләдек, туп белән дә куыштык. Хәтта таш өстенә басып иң тирән урынга сикерә идек. Әмма монысын иң чаялар гына булдырды.

Коену сезоны тәмамланганнан соң елга буена яңа бәрәңге пешерергә, елга тавышын тыңларга, йолдызлы күк йөзен күзәтергә йөрдек. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев