Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Зәйнәб Фәрхетдинова: "Кая гына җиткерергә ул акчаны?"

Танылган җырчы борчулары белән уртаклашты

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова күңелендәге уй-кичерешләре белән уртаклашты. "Дөньядагы үзгәрешләр бик борчый", - ди ул.

"Кәеф булмаса ничек яшәргә? Телевизор, интернет, радиодан яңалыкларны тыңлыйсы килмәгән вакытта да, уңай якка үзгәрешләр бар микән, дип көтеп аласың. Үземнең әллә ни яңалыгым юк, әмма дөньядагы үзгәрешләр бик борчый, мине генә түгел, бар кешелекне.

Яңа җырларымны әзерләп утырганда, үзем сезнең янга яңа концертлар белән барып җитеп булыр микән дип уйлыйм... Җырын тыңларга, концертка, ял итәргә барырга да өлгерергә була, әгәр тынычлык, куңел ышанычын акларлык стабильлек булса.

Тартып-сузып яшәгәндә, соңгы эшеңнән дә мәхрүм калсаң ,вакытында эш хакың килеп тормаса, күтәренке рух каян булсын, халыкның концертка барып ничек итеп җыр тыңлап утырасы килсен инде, дим. Кая гына җиткерергә ул акчаны?

Дөнья хәлләре үз эшен эшли бит... Шунысы өметләндерә, барысы да уңай хәл ителер дип ышанабыз! Барыбыз өчен дә бу тыңгысызлыклар уңай һәм тизрәк хәл ителсен. Дөньялар тынычланып, илдә кайгы-хәсрәткә урын калмасын! Әйе, көтәбез, көтәбез", - дип язган Зәйнәб ханым үз сәхифәсендә.

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев