Зәйнетдиновларның тимер юлдагы хезмәт стажлары 130 елдан артык
Тимер юлда эшләүче династияләр бик күп. Шуларның берсе - Зәйнетдиновлар. Аларның тимер юлдагы хезмәт стажлары -130 ел. Зәйнетдиновларның тимер юлдагы эшчәнлеге Камил агадан (ул инде мәрхүм) башлана. Камил Биектауда туып үскән. Эштә чыныгып үскән авыл малаен язмыш җилләре Әгерҗегә алып килгәч, төрле җирләрдә эшләп карый. Танышлары - тимер юлда эшләүчеләр...
Тимер юлда эшләүче династияләр бик күп. Шуларның берсе - Зәйнетдиновлар. Аларның тимер юлдагы хезмәт стажлары -130 ел.
Зәйнетдиновларның тимер юлдагы эшчәнлеге Камил агадан (ул инде мәрхүм) башлана. Камил Биектауда туып үскән. Эштә чыныгып үскән авыл малаен язмыш җилләре Әгерҗегә алып килгәч, төрле җирләрдә эшләп карый. Танышлары - тимер юлда эшләүчеләр үз эшләрен мактап сөйләгәч, шунда юл ала. Курсларны үтеп, вагон депосына вагоннарны карап тикшереп торучы булып эшкә урнаша. Шунда пенсиягә киткәнче - 30 ел хезмәт куя. Эше җиңел булмаса да, биредәге тәртип турында уллары Марсель һәм Равил ишетеп үсәләр.
Һөнәр сайлау чоры җиткәч, бу егетләрне "кая барырга?" дигән сорау борчымый: фәкать тимер юлга! 27нче училищены уңышлы тәмамлап, ике ел тепловоз машинисты ярдәмчесе булып хезмәт куя Марсель. Аннары депода тепловозларны ремонтлаучы булып эшли башлый. Ул хезмәт куйган 13 нче цех аеруча авырлардан санала. "Бөтенләй янып беткән тепловозларны да көйләп сафка бастыра идек. Кышын 30-40 градус суыкларда да вазифабызны төгәл үтәдек. Эштән соң калып төнге 2ләргә кадәр көйләгән чаклар да булгалады. Зарланырга уйламадык та. Эшләдек тә эшләдек",-дип итагать белән сөйли ул вакытлар турында Марсель.
Эшен җиренә җиткереп эшләгәне бихисап Мактау грамоталарыннан, Рәхмәт хатларыннан да ачык күренә. "Горький тимер юлының мактаулы хезмәткәре" исеме йөртүче Марсель Зәйнетдиновка исемле сәгать, кыйммәтле бүләкләр дә тапшыралар.
Бу тыйнак әңгәмәдәшем үз эше турында сөйләүдән бигрәк хезмәттәшләре турында сөйләргә ярата. Остазы Мәхмүт Денисламовка бик рәхмәтле ул. Электр җиһазларын көйләүче буларак, бу эшнең нечкәлекләренә нәкъ менә шул остазы ярдәмендә төшенә ул. Альберт Гарифуллин, Азат Муллахметов кебек үз эшенең осталары белән бергә аңлашып, килешеп эшләвенә сөенеп бетә алмый. Аларга алмашка килгән Илгизәр Кәримов, Илнар Муллахмәтов кебек эш сөючән, тырыш яшьләр белән бер коллективта эшләве дә бик ошый аңа.
- 2014 елда, 60 яшем тулгач, 38 елдан артык бик тату, бердәм эшләгән коллективымны калдырып китү бик кыен булды. Шунысы куанычлы, лаеклы ялга киткәч тә онытмыйлар эшләгән җиребездә. Өлкәннәр көненә, Тимерьюлчылар бәйрәмнәренә чакыралар. Юбилейлар белән котлыйлар.
Марсельнең энесе дә Равил Зәйнетдинов та - Ижау каласында тимерьюлчы. Хезмәт стажы - 40 ел. Куркынычсызлык приборлары буенча электротехник булып эшли ул. Җәмәгате Венера белән матур гаиләдә өч малай үстергәннәр. Ике оныклары бар инде.
Бабасы Камилнең һөнәрен Марсельнең олы улы Расим да дәвам итә. Ул да вагоннар депосында эшли, вагоннар ремонтлау буенча слесарь.
Тимер юлда тынычлап эшләү өчен ныклы тыл да кирәк. Марсельнең ул яктан бәхет йолдызы балкып яна. Тәмле ашлар пешереп озатучы, борчылып көтеп торучы Лилиясе белән алар 37 ел тату гомер кичерәләр. Үзләре кебек тыйнак, оста куллы, әйткән сүзендә тора белә торган уллары Расим, Рәшит, кызлары Гөлнара белән горурланып яшиләр. Үз көчегез белән тапкан бәхетегез гомерлек булсын. Сез моңа бик тә лаек!
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев