Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Булачак ил сакчылары сынатмадылар

Тиздән хәрби хезмәткә чакырылучы Әгерҗе егетләре язгы чакырылышта солдатка китәчәк яшьләр өчен уздырылган республика спартакиадасыннан өченче урын алып кайттылар. "Спартакиадада физик яктан чыныккан, хәрби хезмәткә бик җаваплы караучы егетләр катнашты. Аларны туплауда, Казанга озата баруда Яшьләр үзәге белгече Айзат Харисов зур ярдәм итте", - ди хәрби комиссариат бүлеге хезмәткәре Надежда...

Тиздән хәрби хезмәткә чакырылучы Әгерҗе егетләре язгы чакырылышта солдатка китәчәк яшьләр өчен уздырылган республика спартакиадасыннан өченче урын алып кайттылар.
"Спартакиадада физик яктан чыныккан, хәрби хезмәткә бик җаваплы караучы егетләр катнашты. Аларны туплауда, Казанга озата баруда Яшьләр үзәге белгече Айзат Харисов зур ярдәм итте", - ди хәрби комиссариат бүлеге хезмәткәре Надежда Сахаув.
Спартакиада "Коркачык" Үзәк аэроклубында узды. Ярышлар программасы бик киеренке булды. Булачак солдатлар винтовкадан атуда, 1000 метрга йөгерүдә, бер потлы гер күтәрүдә, автомат сүтеп-җыюда, армспортта, пейнтболда, хәтта КамАЗ йөртүдә дә көчләрен сынадылар. Әгерҗе командасы автомат сүтеп-җыюда һәм пейнтболда беренчелекне алдылар. Шәхси беренчелектә дә егетләребез призлы урыннарга чыктылар. Кырындыдан Сәрвәр Ходайбирганов - гер күтәрүдә, Бимадан Андрей Бәширов КамАЗ йөртүдә - II, Әгерҗедән Раил Баһавиев - винтовкадан атуда, Максим Балтин армспортта III урын алдылар.
"Без Әгерҗе егетләренең республика күләмендә призлы урын алып кайтулары белән горурланабыз. Ватаныбызны мондый егетләр сакларга киткәндә тынычлап йокларга була", - ди хәрби хезмәткә чакыру бүлекчәсе начальнигы Роза Конакова.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев