Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе кызы Америкага китте

Күңелле вакыйгаларга, истәлекле мизгелләргә бай булган җәйге каникуллар да артта калды. Укучыларның яңа көч, дәрт белән мәктәпкә барыр вакытлары җитте. Ә менә 2нче шәһәр мәктәбе укучысы Ксения ИВАНОВА быел Америка мәктәбендә укыячак. Ул, "Америка киңәшләре" оештырган "FLEX" студентлар белән фикер алышу буенча Халыкара конкурста җиңеп, бер ел анда белем алу...

Күңелле вакыйгаларга, истәлекле мизгелләргә бай булган җәйге каникуллар да артта калды. Укучыларның яңа көч, дәрт белән мәктәпкә барыр вакытлары җитте. Ә менә 2нче шәһәр мәктәбе укучысы Ксения ИВАНОВА быел Америка мәктәбендә укыячак. Ул, "Америка киңәшләре" оештырган "FLEX" студентлар белән фикер алышу буенча Халыкара конкурста җиңеп, бер ел анда белем алу хокукын яулады.
Ерак сәфәргә чыгар алдыннан без, Ксения белән очрашып, әңгәмә кордык.

- Ксюша, син бу зур җиңүне ничек яуладың?
- Мин "FLEX" бәйгесендә 9 сыйныфтан бирле катнашам. Ул вакытта финалга чыгу бәхетенә ирешә алмадым, ләкин төшенкелеккә бирелмәдем. 10 сыйныфта укыганда тагын көчемне сынап карарга булдым. Күп яшьтәшләрем, беренче тапкыр җиңә алмагач, кабат катнашуны кирәк дип санамадылар һәм зур ялгышлык ясадылар.
Бәйге 3 турда үтте. Татарстанда конкурсны үткәрү үзәкләре Казанда һәм Чаллыда иде. Мин Чаллыга бардым. I турда катнашучы яшьтәшләрем бер меңгә якын иде. 15 минут эчендә без 30 тест соравына җавап бирдек. Шул көнне үк сайттан карап, II турга узучыларның исем-фамилияләрен белдек. Араларында мин дә бар идем.
II тур тагын да катлаулырак булды. Грамматика, лексика, уку, аудирование буенча төрле биремнәр үтәдек. Менә бу турда катнашучылар кискен кимеде инде. Бер ай дәвамында без II турның нәтиҗәләрен дулкынланып көттек. Ниһаять, минем өчен сөенечле көн килеп җитте. Телефоннан шалтыратып, III турга узуымны әйттеләр.
Ә иң мөһим турга конкурста катнашучыларның 5 проценты үтә алды. Без инглиз телендә ике инша яздык. "Америка киңәшләре" вәкилләре бик кызыклы, җанлы әңгәмә үткәрделәр. Шулай итеп, курку-каушаулар артта калды, бары нәтиҗәне генә көтәсе калды.
- Финалга чыгуың турындагы сөенечле хәбәрне син кайчан белдең?
- III турдан соң анкеталарны Американың Дәүләт департаментына җибәрделәр. Бәхетле мизгел миңа нәкъ ике айдан соң гына килде. Ул бик матур 20 март көне иде. Кичтән миңа финалга чыгуымны телефон аша хәбәр иттеләр. Шатлыктан күңелем тулды, мин нишләргә дә белмәдем. Ул чактагы халәтемне аңлатырга сүзләр таба алмыйм.
- Бу зур җиңүдә укытучыңның да өлеше зур бит инде.
- Әлбәттә. Мин укытучым Фәридә Җәүдәт кызы Галимовага инглиз теленнән төпле белем биргәне өчен чиксез рәхмәтлемен. Аннан әти-әнием дә мине һәрчак аңлыйлар, ярдәм итәргә тырышалар.
- Америкага Татарстаннан ничә кеше барасыз?
- Чаллыдан - өчәү, Алабуга, Бөгелмәдән - берәр, Казаннан - унөч. Егетләр-кызлар белән июль аенда Мәскәүгә өч көнгә өйрәнүләргә баргач таныштык. Безгә анда Америка тормышы турында сөйләделәр, үзеңне ничек тотарга кирәклегенә өйрәттеләр. Америкада булып кайткан яшьтәшләребез дә бик күп файдалы киңәшләр бирделәр.
- Әгерҗедәге туган мәктәбеңдә бер ел укымавың һәм сыйныфташларыңнан калып мәктәпне бер ел соңрак тәмамлаячагың өчен борчылмыйсыңмы соң?
- Чит илгә барып телне өйрәнү мөмкинлеге кеше гомерендә бары бер тапкыр гына биреләдер. Исән-имин йөреп кайткач мәктәпне бер ел соң тәмамлыйм икән, мин ул елны югалтмаячакмын дип уйлыйм. Америкада мин күпме белем алачакмын, инглиз телен тирәнтен өйрәнәчәкмен, яңа дуслар табачакмын...
- Ә мәктәпне тәмамлагач, кая укырга керергә уйлыйсың?
- Мәскәүдәге чит телләр һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты яки берәр Европа ВУЗына керү турында хыялланам.
Кайда гына укысам да, мин Россиядә яшәячәкмен. Күпләр Америкага киткәч, гашыйк булырсың да шунда калырсың дип шаярталар. Әмма мин анда калмаячакмын, туган якка кайтачакмын дип ышандырып әйтә алам.
- Яңа уку елы алдыннан яшьтәшләреңә нинди теләкләрең бар?
- Хыяллар чынга аша икән ул. Кечкенә генә шәһәрдә яшәп тә, әллә нинди үрләр яуларга була. Бары хыялыңа ирешү өчен бик нык тырышырга кирәк. Сез дә тырышыгыз, үҗәт булыгыз!

Р.S. 8 август көнне Әгерҗедә яшәүче Руслан һәм Зөһрә Ивановларның кызы Ксения Америкага очты. Аның өчен анда яңа тормыш башланды. Ул Огайо штатындагы зур булмаган Калайда шәһәрендә күп балалы гаиләдә яши. Аның хәзер анда өч "абыйсы" һәм бер "апасы" бар. Америкада уку елы 22 августта башланган. Ксюша сәгать 3кә кадәр мәктәптә шөгыльләнә, Америка тарихын өйрәнә, инглиз телен ныклап үзләштерә, волейбол секциясенә йөри. Гомумән, актив кыз анда да үзенә шөгыль тапкан. Ксюша безгә Америка тормышы турында хатлар язарга вәгъдә итеп киткән иде, аннан хатлар көтәбез.
Әңгәмәдәш - Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев