Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әйдәгез, дуслашыйк

16 ноябрь - Толерантлык көнендә Удмуртия республикасы, Пермь крае, Чаллы шәһәренең яшьләр белән эшләүче вәкилләре Әгерҗегә регионара семинарга җыелдылар. Яшьләр сәясәте бүлеге тарафыннан оештырылган һәм "Яшьләр сәясәте учреждениеләрендә инновацион эш формалары" дип аталган әлеге чарада ТРның Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы вәкиле Рөстәм Йосыпов, Удмуртиянең яшьләр эшләре министры Владимир...

16 ноябрь - Толерантлык көнендә Удмуртия республикасы, Пермь крае, Чаллы шәһәренең яшьләр белән эшләүче вәкилләре Әгерҗегә регионара семинарга җыелдылар.
Яшьләр сәясәте бүлеге тарафыннан оештырылган һәм "Яшьләр сәясәте учреждениеләрендә инновацион эш формалары" дип аталган әлеге чарада ТРның Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы вәкиле Рөстәм Йосыпов, Удмуртиянең яшьләр эшләре министры Владимир Соловьев та катнашты.
Семинар Кече Пурга һәм Әгерҗенең яшьләр эшләре белән шөгыльләнүче оешмаларына экскурсиядән башланып китте. Әгерҗенең "Локомотив" стадионында кунакларны яшь футболчылар каршы алды. Стадионда футбол занятиеләре уздыруның нечкәлекләре белән танышканнан соң кунаклар ачык һавадагы тренажер залын карап хозурландылар. Ә Боз сараенда кунакларга спорт өлкәсендә ирешелгән уңышларны чагылдыручы фотокүргәзмә, кубоклар һәм медальләр күргәзмәсе тәкъдим ителде. "Әгерҗедә яшьләргә спорт белән шөгыльләнер өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Бу яклап без сезгә хәтта бераз көнләшеп тә карыйбыз", - диде күргәннәргә йомгак ясап Удмуртия министры.
Район Мәдәният сараенда да кунакларны кызыклы очрашулар көтә иде. Биредә мастер-класслар уздырылды. "Безнең оешманың максаты - авыл яшьләрен активлаштыру, берләштерү. Шушы максатны күз уңында тотып 2012-16нчы елларны үз эченә алган "Авыл яшьләре" дип аталган максатчан программа кабул иттек. Шуның нигезендә яшьләрне социаль проектлар, бизнес-планнар төзергә өйрәтүне максат итеп куйдык. Оешмабыз эшли башлаганга ике ел вакыт кына узса да, өч зур грант оту бәхетенә ирештек", - дип үз эшчәнлекләре белән таныштырды "ТРның аграр яшьләре берлеге"нең Әгерҗе бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Хикмәтуллина. "Форпост" берләшмәсе җитәкчесе Альбина Красноперованың чыгышын да зур кызыксыну белән тыңладылар кунаклар. Аның "Форпост" - яшьләрдә патриотик тойгылар, батырлык тәрбияләү, гражданлык тойгылары уяту мәктәбе ул" дигән сүзләренә район Мәдәният сараена керү юлында ук инанганнардыр кунаклар, чөнки аларны бусагада форма кигән "Форпост" берләшмәсе яшьләре каршы алды. "Бу берләшмәгә йөрү миңа киләчәк һөнәремне сайларга ярдәм итте. Мин юрист булыргап телим. Төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында, семинарларда, хәрби-спорт уеннарында катнашу да бик ошый", - диде берләшмәнең мәктәп отряды командиры, 1нче гимназия укучысы Диана Хөрмәтова. Сүз уңаеннан: бүгенге көндә "Форпост"та 6 отряд эшли. Алар 14-30 яшьтәге 100гә якын яшьләрне берләштерә.
"Ровесник" яшүсмерләр клубы директоры Ольга Афанасьеваның "SаМоSтоятельные дети» проекты турындагы чыгышы да семинар кунакларын битараф калдырмады. "Әлеге проектның максаты - яшүсмерләр арасында начар гадәтләрне булдырмау. Бу проектның асылы өч яклы килешү (ата ана, яшүсмер һәм педагог) төзүдән гыйбарәт. Яшүсмер әлеге килешүдә үзендә нинди начар гадәтләрне булдырмаска теләве хакында бәян итә. Әлегә 18 генә килешү төзелде, тик киләчәктә бу сан артыр дип уйлыйбыз. Яшүсмер контрактта язган шартларны үтәгән очракта башта махсус футболка белән бүләкләнә, аннан карточка бирелә. Ә бу карточка яшүсмергә Боз сараенда, стадионда шөгыльләнү, дискотекага йөрү өчен 50 процент ташламадан файдалану хокукын бирә", - дип таныштырды Ольга Юрьевна.
Семинарның йомгаклау өлешендә мастер-класслар вакытында бәян ителгәннәрне сәхнәдә күрү мөмкин булды. Яшьләр эшләре оешмалары эшчәнлеген чагылдыручы, яшүсмерләр иҗат иткән фильмнарны карау, "РДКлубники" КВН командасының, "Язгы йолдызлар яңгыры" сәнгать бәйгесе җиңүчеләренең чыгышлары яшьләр тормышын төрле яклап күзалларга мөмкинлек бирде. "Әгерҗе - күпмилләтле шәһәр, тик яшьләрнең милләте юк. Күргәнегезчә, аларны уртак кызыксыну, максатлар берләштерә. Без яшьләребез арасыннан менә дигән спортчылар, сәхнә осталары үсеп чыгуына сөенәбез. Сезнең белән хезмәттәшлек итәргә дә теләгебез зур. "Әйдәгез, дус яшик, бердәм булыйк", - дип мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова. "Бу чараны без озак көттек. Татарстан белән ике арада дуслык һәм хезмәттәшлек күпере салынуга матур бер адым булды бу. Инде хәзер сезне үзебездә узачак чараларда көтеп калабыз", - диде Владимир Соловьев. Министр районыбыз яшүсмерләрен декабрь аенда Удмуртиядә узачак ворлонтерлар слетына чакырды.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев