Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Җилкәннәр җилдә сынала

Ул кечкенә чагында астроном булырга хыяллана, аннан - юрист. Ә менә бүгенге көндә 4нче мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучы Рузана ГАРӘФИЕВАның теләге бер генә: табиб булу. Моның җитди сәбәпләре дә бар. 5 яшендә үк йөгерек укый белүче Рузана мәктәпкә кергәч барлык фәннәрне "5"ле билгеләренә генә үзләштерә. Тик 8 сыйныфта укыганда умыртка...

Ул кечкенә чагында астроном булырга хыяллана, аннан - юрист. Ә менә бүгенге көндә 4нче мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучы Рузана ГАРӘФИЕВАның теләге бер генә: табиб булу. Моның җитди сәбәпләре дә бар.
5 яшендә үк йөгерек укый белүче Рузана мәктәпкә кергәч барлык фәннәрне "5"ле билгеләренә генә үзләштерә. Тик 8 сыйныфта укыганда умыртка баганасы бик нык авыртып, көч-хәл белән хәрәкәтләнә башлый. Кыздан бигрәк, аның әнисе Гөлнара, әбисе Светлана кара кайгыга бата. Кайларга гына алып бармыйлар алар Рузананы, файдасы гына тими. "Кызыбызны аякка бастыруда Казан медицина академиясе профессоры, мануаль терапевт Альфред Гайнетдиновның ярдәме бик зур булды", - ди әнисе. Хәзер дә даими рәвештә табибларга күренеп, дәвалану курслары узып тора кыз. "Инде болай йөри алгач, шөкер итәбез", - дип сөенәләр якыннары.
Көч-хәл белән генә хәрәкәтләнгән, озаклап утырып тора алмаган кызны 8 сыйныфның икенче яртысында өйдә укытуга күчерәләр. "Чаллыга ВТЭКка баргач, бер табибның "Укыйсы килмидер аның, шуңа кыланадыр" дигән сүзләре йөрәгемә ук булып кадалды", - ди әнисе. Менә шундый әшәке теллеләргә киресен раслап, өйдә дә барлык фәннәрне "5"ле билгеләренә үзләштерүен дәвам итә кыз. Укытучылар өйгә махсус расписание нигезендә килеп йөриләр. Башка яшьтәшләре кебек үк ул да көн саен укый. Бары тик аның өчен бер дәрес 2 сәгать дәвам итә. Кайбер көннәрне бер генә, кайберләрендә бишәр дәрес укырга туры килә. "Өйгә биргән бер генә биремне дә үтәми калганым булмады. Мәктәптә сыйныфта укучылар күп бит, укытучы сораганны белмәсәң, башкалардан сорыйлар. Ә өйдә мин - берүзем. Шуңа күрә укытучыларым китү белән, мин өй эше эшләргә, укырга тотына идем", - ди кыз. "Рузанага хас мөстәкыйльлек, тырышлык, үҗәтлек кебек сыйфатлар күп укучыларга җитенкерәми, кызганыч. Ә менә аңа бу сыйфатларны өеп биргән Ходай", - ди сыйныф җитәкчесе Рузилә Солтанова. Үзенә ныклы белем биргән барлык укытучыларга, бигрәк тә инглиз теле укытучысы Рушания Хафизовна, рус теле укытучысы Лилия Вәгыйзовна, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Ирековна, химия һәм биология фәннәренә мәхәббәт уяткан Рәшидә Гарифовнага зур рәхмәтле бүген кыз. "Минем хәлем белән даими кызыксынып торган, туган көннәремдә, башка бәйрәмнәрдә бүләкләр күтәреп өйгә килгән сыйныф җитәкчем Рузилә Илгизовнага аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә", - ди Рузана.
Укытучылар өйгә килеп укыту өстенә, аны "телемәктәп" программасына, ягъни дистанцион укытуга да тоташтыралар. Шушы программа нигезендә тарих, җәмгыять белеме, биология, рус теле, химия фәннәре буенча төрле биремнәр, тестлар эшләү бары файдага гына була. "Тестларга билгене компьютер үзе "куя" торган иде (һәрчак "5"ле куя аңа компьютер - авт.), ә менә башка биремнәрне ничек башкаруымны кураторым Ирина Ирековна ныклы контрольдә тотты", - ди Рузана.
Укытучыларның ныклы ярдәме һәм үзенең тырышлыгы белән 11 ел буена барлык фәннәрне иң яхшы билгеләргә генә үзләштергән кыз БДИда да сынатмый. Аңа үзе теләгән уку йортына укырга керү өчен рус теле һәм химия, биология фәннәреннән 200дән артык балл җыярга кирәк иде. Бу балларны артыгы белән җыйган ул. Хәзер Казан медицина академиясенә документлар тапшырырга бару көнен көтә. "Минем хирург-онколог буласым килә. Хыялыма ирешми туктамаячакмын", - ди ул, икеләнергә урын калдырмыйча. Шушы һөнәргә ия булып, туган шәһәренә әйләнеп кайтасы, район халкына хезмәт итәсе килә Рузананың.
...Май ае дәвамында мәктәпкә консультацияләргә йөрү, "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә әзерләнү мәшәкатьләре белән үзенең ике ел ярым мәктәптән, сыйныфташларыннан аерылып торганын да оныткан инде ул. Шуңа күрә чыгарылыш кичәсен калган 10 сыйныфташы кебек үк бик дулкынланып көтә. "Хәзер үкчәле туфлиләрдә йөрергә өйрәнәм", - ди Рузана. Тик язмыш җилләре күпме сынап та, җилкәннәрен сындыра алмаган икән, алга таба да бирешмәс ул. Аның өчен өзелеп торган якыннары мәхәббәте һәм укытучылары ярдәме белән туплаган бай белем хәзинәсе киләчәктә дә барлык киртәләрне җиңеп чыгарга ярдәм итми калмас көчле ихтыярлы бу кызга.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев