Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Их сез, матур кызлар!

"Авыл егете-2013" бәйгесеннән алган тойгылар сүрелергә өлгермәде, Кадрәк клубы яшьләрне "Авыл кызы-2013" бәйгесенә җыйды. Җиде авыл кызы үз осталыкларын жюрига гына түгел, тамашачыларга да бик теләп күрсәттеләр. Бар нәрсәгә оста, уңган-булган бу кызларның үзләренә генә хас матур сыйфатлары бик күп. Җиде кыз - җиде йолдыз I сан астында Тәбәрледән Альбина...

"Авыл егете-2013" бәйгесеннән алган тойгылар сүрелергә өлгермәде, Кадрәк клубы яшьләрне "Авыл кызы-2013" бәйгесенә җыйды. Җиде авыл кызы үз осталыкларын жюрига гына түгел, тамашачыларга да бик теләп күрсәттеләр. Бар нәрсәгә оста, уңган-булган бу кызларның үзләренә генә хас матур сыйфатлары бик күп.
Җиде кыз - җиде йолдыз

I сан астында Тәбәрледән Альбина Вәлиуллина чыгыш ясады. Ул укытучы булып эшли, читтән торып УдГУда укый. Тормыштагы девизы - һәрчак үзең булып калырга.
Диана Абсадыева Кичкетаң мәктәбендә физика укыта. Максаты - югары һөнәри осталыкка ия булган педагог булып өлгерү.
Күләгәштән Виктория Шуматова да - мөгаллимә. Йөгерү, мылтыктан ату белән мавыга, чигәргә ярата. Ватан алдында бурычларын үтәп кайткан егетләргә хөрмәте зур.
Бимадан Ольга Изибаева да балаларга белем бирә. Башкаларга җылылык һәм наз өләшергә ярата.
Кадрәктән Мария Иликпаева ике уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган. Тренажер залына йөри, биюләр белән мавыга. Мәрхәмәтле, ярдәмчел кешеләргә ихтирамы зур.
Кырындыдан Ранилә Гыйльманова да быел Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен кызыл дипломга тәмамлый. Кыю егетләргә хөрмәт белән карый.
Тирсәдән Ләйсән Төхвәтуллина 27нче училищеда физкультура укыта. Бию буенча бөтенрәсәй бәйгеләрендә призлы урыннар яулаган Ләйсән күп кенә район һәм республика бәйгеләре җиңүчесе.
Ягез әле, кызлар!
Авыл җирлеге башлыгы Михаил Васильев җитәкчелегендә кадрәклеләр кунакларны бик җылы каршы алдылар. "Кадрек сем" (җитәкчесе - Мария Артемьева) ансамбле артистлары кич буе тамашачыларга дәртле биюләрен һәм җырларын бүләк иттеләр.
Беренче визитка өлешендә кызлар милли ризыклар әзерләүгә осталыкларын күрсәттеләр. Бу бәйгедә Дианага тиңнәр булмады. Ул өч татар ашамлыгын бергә кушып, бик тә үзенчәлекле ризык әзерләгән иде.
Мария "коман мелна" катлы-катлы мари беленнәре белән шаккатырды. Ул мичтә ике төрле белен пешергән. Беренчесе - борынгы рецепт буенча дүрт төрле сортлы оннан, икенчесе - эремчекле.
Алдагы сынау кызлар өчен көтелмәгәнрәк булды, чөнки аның шартларын бәйге башланыр алдыннан гына игълан иттеләр: кызлар биш минут эчендә күп итеп пилмән ясап өлгерергә тиеш иде. Аларның берсе дә югалып калмады. Кулларына оклау тотып шунда ук эшкә тотындылар. Шулай да өлгерлектә Ольгага тиңнәр булмады. Ә менә Мария ясаган пилмәннәр матурлыгы белән аерылып тора иде. Ул аларның читләрен үзенчәлекле итеп чеметкән, элек пилмәнне шулай бөгә торган булганнар.
"Фантазия" бәйгесендә кызларның, чын мәгънәсендә, фантазиясе сыналды: алар үзләренә бирелгән материаллардан бүлмә бизәү өчен композиция әзерләргә тиеш иде. Бу бәйгедә иң җитезе Альбина булды. Ул гади, әмма бик зәвыклы панно ясаган. Альбина иҗат бәйгесендә дә искиткеч матур тавышы белән тамашачылар мәхәббәтен яулады Иҗади бәйгедә Ләйсәнгә дә алкышларның иң кайнары яуды. Ләйсән һинд биюен башкарганда күпләр Һиндстан киносын карагандай хис иткәндер. Ә менә Мария дәртле латин америкасы композициясен биегәндә, залдагы күп кенә ир-атлар аның янында бөтерелеп бию турында хыялланып алгандыр.
Раниләнең актерлык осталыгына да сокланмый мөмкин түгел. Ул дусты Ранис белән ("Авыл егете-2013" бәйгесендә катнашучы) сценка күрсәткәндә, татар телен аңламаучылар да "тәгәри-тәгәри" көлделәр.
Прическа ясауда да Раниләгә тиңнәр булмады. "Нәүрүз чәчәге" прическасын ул Нәүрүз бәйрәме уңаеннан ясаган. Ә менә өч ашамлыкны бергә кушып бик тә үзенчәлекле ризык әзерләгән Диана прическасында да әлеге теманы чагылдырырга тырышкан.
Бәйге азагында кызлар алдына егетләрне ак биюгә чакыру бурычы куелды. Монысында Виканың кыюлыгы сокландырды. "Антон, мин бүген синең белән биемичә кайтып китмәячәкмен", - диде ул бәйрәмне алып баручы Антон Попцовны чакырганда.
Ранилә исә "Жюри әгъзаләрен биергә чакырырга ярамый!" дигәнгә карап тормыйча, Андрей Авдеев каршына килеп басты. Моңа кадәр менә дигән итеп татар халык биюен башкарган әлеге пар бу юлы салмак кына вальс әйләнде.
Һәрберегез - җиңүче!
"Авыл кызы-2013" бәйгесен оештыручы - ТР аграр яшьләр берлегенең район бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Хикмәтуллина призерларны атаганда, зал көчле алкышларга күмелде. Барлык сынауларны уңышлы узган Мария Иликпаева җиңүче дип игълан ителде. II урында - Ләйсән Төхвәтуллина, IIIдә - Ранилә Гыйльманова. Кызларның осталыгы төрле номинацияләр буенча билгеләнсә, аларның һәркайсы җиңү яулаган булыр иде, мөгаен. Ольганы гына алыйк. "Мин мари булуым белән горурланам!" - ди кыз. Аның барлык чыгышлары да үз халкына мәхәббәт белән сугарылган иде. Шулай булгач, бу кызларның һәркайсы җиңүче дию дә ялгыш булмас

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев