Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

“IT-Чемпион” бәйгесенә син дә кушыл

"IT-Чемпион" бәйгесендә актив катнашкан мәктәп укучылары ярдәме белән Татарстанда электрон хезмәтләр шактый популярлашты. Исегезгә төшереп үтәбез: 1 марттан Татарстанда шул исемдәге яңа бәйге старт алган иде. Ул өч этапта уза: 1 марттан 24 майга, 25 майдан 1 сентябрьгә, 2 сентябрьдән 20 декабрьгә кадәр. Аның максаты: Татарстан халкы арасында электрон хезмәтләр...

"IT-Чемпион" бәйгесендә актив катнашкан мәктәп укучылары ярдәме белән Татарстанда электрон хезмәтләр шактый популярлашты.
Исегезгә төшереп үтәбез: 1 марттан Татарстанда шул исемдәге яңа бәйге старт алган иде. Ул өч этапта уза: 1 марттан 24 майга, 25 майдан 1 сентябрьгә, 2 сентябрьдән 20 декабрьгә кадәр. Аның максаты: Татарстан халкы арасында электрон хезмәтләр өчен түләүләрне Интернет аша башкаруны популярлаштыру. Ә бу эштә әти-әни, әби-бабаларына төп ярдәмчеләр - мәктәп укучылары. Аларның бурычы бик гади: әти-әниләренә, туган-тумачаларына, пенсионерларга өйләреннән чыкмый һәм озын чиратларда тормый гына фатир, газ, телефон, штрафлар һәм башка дәүләт хезмәтләре өчен түләү юлларын өйрәтү. Укучыларның активлыгы баллар белән бәяләнә. Әлеге "Иң актив укучы" номинациясенең I этабында иң күп балл җыйган 10 җиңүче 1 июнь көнне Казанда Премьер-министр Илдар Халиков кулыннан iPadлар алдылар. Безнең районнан Иж-Бубый мәктәбеннән Зиләрә Гобәйдуллина, 3нче мәктәптән Артур Зәйнуллин, Альбина Ахунова да, әлеге тантанада катнашып, iPadлы булдылар.
Без дә, Зиләрә белән элемтәгә кереп, әлеге бәйге турында тулырак сөйләвен үтендек.
- "IT-Чемпион" бәйгесе турында иң беренче 2нче мәктәптә эшләүче абыем Рөстәм сөйләде һәм үземне сынап карарга тәкъдим итте. Аннан укытучыларыбыз бәйгенең тәртибе белән таныштырдылар. Моның өчен услуги.татар.ру дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү уздым. Шуннан соң телефон, газ, ут, Интернет өчен һәм ЮХИДИ штрафларын Интернет аша гына түли башладык. Үзебезнекен генә түгел, Рөстәм абыем гаиләсенең түләүләрен дә шул рәвешеле генә башкардык. Бер түләү - дүрт балл. Нәтиҗәдә, мин 152 балл җыйдым, районда Артур Зәйнуллиннан кала икенче урын алдым һәм Казанга бару бәхетенә ирештем. Ә бәйгедә барлыгы 216 мең укучы катнашкан. Республикада 370 мең укучы укыганлыгын исәпкә алсак, бу - бик зур сан.
Хәзер 1 сентябрьгә кадәр бәйгенең икенче этабы дәвам итә. Анысында да катнашам. Һәм тагын да күбрәк кешене җәлеп итәргә уйлыйм. Шунысы бар: бер iPadлы булган кешегә икенче тапкыр мондый бүләк тапшырылмаячак. Әмма оештыручылар бүләксез калмаячаксыз дип ышандырдылар: үзебез җыйган балларны башка бүләккә - футболка, флешка, магнит һәм башкаларга алыштыру мөмкинлеге булачак. Шуңа күрә яшьтәшләремә: "Сез дә активлык күрсәтегез. Әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз, күршеләрегезгә санаулы секундлар эчендә генә түләүләрен Интернет аша башкарырга ярдәм итегез. Әнием хәзер миңа бик зур эштән коткардың дип рәхмәт укый. Сез дә якыннарыгызны сөендерегез һәм аларга ярдәм итегез", дип мөрәҗәгать итәм.
Әле бәйге декабрьгә кадәр дәвам итә. Каникул вакытында җиң сызганып эшләү, якыннарыгызны өйрәтү өчен вакыт күп. Бәйгегә кушылмаган булсаң, әле соң түгел. Әйдә, активрак булыгыз, укучылар.
ххх
Бәйгенең тагын бер номинациясе бар әле: иҗади укучылар үз көчләрен Татарстан Дәүләт программалаштыру һәм дизайн, сайтка баннерлар урнаштыру, видеоролик, презентация, интернет-сәхифәләр ясау буенча үзләренең креатив фикерләрен тәкъдим итә ала. Монысыннан да районыбыз укучылары читтә калмас дип ышанабыз.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев