Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Яшьләр җыелган җирдә

"ТР аграр яшьләре берлеге"нең Әгерҗе бүлекчәсе Красный бордагы "Алмалы" лагеренда икенче тапкыр "Әйдәп баручылар мәктәбе" уздырды. Авылларның актив яшьләрен җыю, алар белән аралашу, проблемаларын уртага салып сөйләшү, аларны чишү юлларын эзләү максатыннан оештырылучы әлеге чара бу юлы да бик файдалы узды. Ә яшьләр җыелган чара күңелсез буламы соң инде? Ике...

"ТР аграр яшьләре берлеге"нең Әгерҗе бүлекчәсе Красный бордагы "Алмалы" лагеренда икенче тапкыр "Әйдәп баручылар мәктәбе" уздырды. Авылларның актив яшьләрен җыю, алар белән аралашу, проблемаларын уртага салып сөйләшү, аларны чишү юлларын эзләү максатыннан оештырылучы әлеге чара бу юлы да бик файдалы узды.
Ә яшьләр җыелган чара күңелсез буламы соң инде? Ике көн буена кызып-кызып бәхәсләшүләр, үз фикерләрен дәлилләп сөйләүләр, уен-көлке, шаян сүз бер генә минутка да тынып тормады. Мондый файдалы очрашудан, кызганычка каршы, быел Яңа Бәзәкә, Иске Чекалда, Кодаш, Кадыбаш, Девәтернә, Салагыш, Шаршады авыл җирлекләре яшьләре мәхрүм калдылар.
Беренче көнне Әйдаманнар мәктәбендә "Коррупция - яшьләр күзлегеннән" дигән файдалы уен уздырдык. Яшьләргә ришвәтчелеккә каршы корылган ситуация уйларга бирем бирелде. Әйтергә кирәк, бу проблема яшь буынны да бик борчый һәм алар ришвәтчелек белән көрәшү юлларын бик ачык күрсәттеләр.
Көннең икенче яртысы лидерлык сыйфатларын ачыклауга багышланган чаралар белән дәвам итте. Оештыручылар күңел ачу чаралары турында да онытмаганнар иде. Чөнки яшьләр хәрәкәт яраталар. Пейнтбол уены аларны тагын да берләштерде һәм дуслаштырды. Бер-берсе өчен җан атып кычкырган, сызгырган тавышлар бик еракларга ишетелеп торды.
Икенче көн тагын да файдалы һәм кызыклы үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, әлеге комитетның төзелеш бүлеге белгече Ләйсән Фәтхетдинова, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Рәшидә Иксанова, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов, яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева яшьләр өчен гамәлдәге программалар белән таныштырдылар. Ә яшьләрнең җитәкчеләргә сораулары күп иде. Мәсәлән, кайберәүләр авыл хуҗалыгы юнәлешендә бюджет өлкәсендә укырга керергә теләкләре барлыгын белдерделәр. Ни дисәң дә, авыл яшьләре авылга тартыла шул. Аларга туган як, туган җир төшенчәсе барыбер якын. Авылларыбызның киләчәге дә - алар кулында. Мәгариф идарәсе юристы Сергей Мурзинның "Безнең яңа укытучы", "Безнең иң яхшы укытучы" грантлары белән таныштыруы да кызыклы булды.
Ә очрашу ахырында авылларның актив яшьләре район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Әйдаманнар мәктәбендә активлыклары белән Иж-Бубый һәм Көчек авылы яшьләре аерылып тордылар.
Энҗе ХИКМӘТУЛЛИНА,
"ТР аграр яшьләре берлеге"нең Әгерҗе бүлекчәсе рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев