Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Әле кайчан гына кулга көзге чәчәкләрдән зур бәйләм тотып, аркага "Әлифба" салынган сумка асып, мәктәп бусагасын беренче тапкыр кыяр-кыймас кына атлап кергән идек. Ул вакытта без, хәреф тә таный белмәгән сабыйларны, ничектер тәүге күрүдән үк үз әниебездәй якын тоелган, ягымлы, җылы карашлы, сабыр холыклы Зәйтүнә апа Сабирҗанова каршы алды. Шушы...

Әле кайчан гына кулга көзге чәчәкләрдән зур бәйләм тотып, аркага "Әлифба" салынган сумка асып, мәктәп бусагасын беренче тапкыр кыяр-кыймас кына атлап кергән идек.
Ул вакытта без, хәреф тә таный белмәгән сабыйларны, ничектер тәүге күрүдән үк үз әниебездәй якын тоелган, ягымлы, җылы карашлы, сабыр холыклы Зәйтүнә апа Сабирҗанова каршы алды. Шушы көннән шау-шулы, мавыктыргыч, күп тырышлык һәм үҗәтлек таләп итә торган мәктәп тормышыбыз башланып китте.
Орлыкларны туфракка чәчкәч, алар шытып чыга, үсә, яфрак яра, чәчәк ата һәм җимеш бирә. Без дә, шул орлыклар кебек, белем дигән иксез-чиксез дөньяның туфрагында шытып тамыр җәйдек. Итагатьле, мәрхәмәтле, бала күңелен аңлый белүче укытучыларыбыз укырга, язарга, саннарны кушарга-алырга, катлаулы формулалар, кагыйдәләр белән эш итәргә, мәктәптә генә түгел, тормышта да тәрбияле, тыйнак, тәүфикълы, олы-кечегә ихтирамлы һәм ярдәмчел булырга өйрәттеләр.
Укыган кеше югалмый дигән сүзләрен истә тотып, мин дә бар көчемне тырышып укуга бирдем. Сыйныфтан тыш чараларда да актив катнаштым. Укытучылар белән бергә эзләнү-тикшеренү эшләре алып бардык, нәтиҗәләребезне күреп сөендек, авырлыклар очраса югалып калмадык, тагын да дәртләнеп эшли бирдек. Ходайга шөкер, уңышларыбыз аз түгел. Укыган чорда мин "Авылның 100 талантлы баласы" республика конкурсы җиңүчесе булдым. "Заманча технологияләр - табигатькә хезмәттә" Интернет сайтлары Бөтенрәсәй һәм илкүләм конкурслары җиңүчесе һәм лауреаты, "Фәнгә адымнар" XV төбәкара ачык фәнни-практик конференциясе, "Ел укучысы-2011" район конкурсы, "Куркынычсыз тәгәрмәч" республика фестивале, "Ике йолдыз" сәләтле балалар һәм аларның җитәкчеләренең район конкурсы җиңүчесе, "Гаиләм тарихы - күпгасырлы Илем тарихының бер бите" IV, V Бөтенрәсәй гуманитар конференциясе лауреаты, "Авангард" илкүләм физика-математика буенча олимпиада призеры булу дәрәҗәләренә ирештем. Бу, әлбәттә, уңышларның бер өлеше генә.
Шулай 11 ел вакыт сизелми узып та киткән. Икенче туган йортыбызга әверелгән белем йортыбызда соңгы кыңгырау да шалтырады. Йокысыз төннәр, борчылулар белән Бердәм дәүләт имтиханнары да артта калды. Кулга аттестат алыр вакыт җитте. Бу көнне мин түземсезлек белән көтәм. Чөнки аттестатым гади генә түгел, ә хәрефләре көмеш йөгертелгән һәм янында көмеш медале дә бар. Әлеге уңыш, иң әүвәл, укытучыларымның тынгысыз хезмәте, икенче яктан, тырышып укуым, сыйныфтан тыш чараларда актив катнашуым, кызыксынучанлыгымның уңай нәтиҗәсе булса, икенче яктан, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган апам Ләйсәннән калышасы килмәү теләгенең көчле булуындадыр да.
Кыңгыраулы мәктәп еллары инде артта калды. Ә алда олы тормыш юлы көтә. Мәктәптә ирешкән уңыш-җиңүләрем өчен газизләрдән-газиз әнием Илгизә, бүген лаеклы ялда булган беренче укытучым Зәйтүнә Сабирҗанова, мәктәбебез директоры Рәис Багаутдинов, директор урынбасарлары Роза Низамбие, Светлана Сабирҗанова, безне үз балаларыдай якын күрүче сыйныф җитәкчеләребез Фәрит Кәримов, Наилә Кәримова һәм барлык укытучыларым алдында баш иям. Безнең күңелләргә сез чәчкән белем, ихтирамлылык, тырышлык һәм тәрбия орлыклары, һичшиксез, чәчәк атып җимеш бирерләр. Сезнең хәер-фатихада зур тормышка аяк басабыз. Мең рәхмәт сезгә, кадерлеләребез!
Данис Лотфуллин,
Көчек урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев