Мин авылга кайтам
Узган ел Кадыбаш мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлаган Айназ РАМАЗАНОВны аның мөмкинлекләрен, сәләтләрен белүчеләр төрле уку йортларына керергә үгетләп карыйлар. Әмма егетнең сүзе бер була: бары авыл хуҗалыгы институтын гына сайлыйм! Һәм ул үз дигәнендә тора.
Хәзерге вакытта Айназ Ижау авыл хуҗалыгы институтының инженерлар әзерли торган факультетында беренче курста укый. Бар күңелен биреп, яратып белем ала ул анда.
– Мин үземне белә-белгәннән бирле техника янында кайнашып үстем, – дип сөйли Айназ.
Нәкъ олыларча, тәмен белеп сөйли! Әтисе Рафил, авылдашларының пай җирләрен алып, күп еллар инде шунда бөртекле культуралар һәм күпьеллык үлән үстерә. Айназ да 8 яшеннән бирле әтисе белән басуларны иңли. Үзләренең тракторлары, комбайннары бар.
– Әле берничә ел элек кенә безнең басулар янында башка хуҗалыкларның иген кырлары җәйрәп ята иде. Техника күп, кем әйтмешли, олы яшьтәге абзыйлар да җиң сызганып эшлиләр. Ә хәзер күп җирләр буш, чүп үләне баскан. Яшь булсам да йөрәк әрни... – ди Айназ.
Әнә шулай, хуҗалыкта әти-әнисенә зур булышчы, терәк булып үсә ул. Өч сыер, бозаулар асраучы Рафил–Гөлчәчәк Рамазановларда эш сәгате кояш чыкканчы ук башлана. Мәктәптә укыганда әтисе атна буена эшкә киткәндә Айназга да йокы эләкми. Иртән малларны карарга кирәк.
– Беркайчан да “тормыйм” дигәнем булмады. Чөнки маллар янында рәхәт миңа. Хәтта үгезләрне дә сыйпап, алар белән сөйләшеп йөрим, – дип елмая ул.
– Кечкенә чакта “кем буласың?” дисәләр, “көтүче” дип җавап бирә идем. Бу да бит малкайларны яратканга шулай дип әйтелгән. Кызганыч, авылда күптән көтү юк. Без дә малларны электр көтүчесенә ышанып “тапшырабыз”, – ди егет.
Язын әтисе белән бергәләп җир эшкәртәләр, бөртекле культуралар чәчәләр, җәй көне печән хәзерлиләр, көзгә таба уңыш җыялар. Техниканы, агрегатларны ремонтлауда да Айназ – әтисенең уң кулы.
– Менә шундый авыл “җене” кагылган егет мин, – дип көлә ул. – Шуңа да киләчәгемне авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләдем.
Укуда да сынатмый. Һәр фәнне кызыксынып үзләштерә.
– Уку белән практика бергә алып барыла. Тракторларны сүтәбез, җыябыз. Рәхәт! Кызыксынып өйрәнәм. Үсемлекчелек дәресләрен көтеп алам. Аларда нәкъ менә җир эшләренә өйрәтәләр. Ярты ел гына укысам да, күп нәрсәне беләм дип әйтә алам. Бик ошый, – ди Айназ.
Токарь станогында, эретеп ябыштыру аппараты белән эшләү серләренә төшенәләр. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, диләр бит. Айназ да аларның һәрберсен кызыксынып өйрәнә, үзенең осталыгы, тырышлыгы белән күпләргә үрнәк тә күрсәтә.
Буш вакытларында институтта, тулай торакта уза торган чараларда катнаша. Дуслары белән Ижау урамнары буйлап йөрергә ярата. Удмуртиянең төрле районнарыннан булган төркемдәшләренең авылларына да кайтканы бар.
– Шәһәр тормышы кайнап торса да, мин күңелем белән һәрчак авылда. Шуңа күрә атна ахыры җиткәнен түземсезлек белән көтеп алам. Авылга кайтып аның мохитенә чумам, – ди Айназ.
Нәкъ менә Айназ кебек яшь, тырыш, белемле егетләр – картаеп баручы авылларыбызга җан өрүчеләр. Аларның киләчәге – авыл өчен янып торучы яшьләр кулында. “Минем хыял – туган авылыма кайтып заманча фермерлык хуҗалыгы төзү, җирләр алып бөртекле культуралар, күпьеллык үлән үстерү, эш урыннары булдыру”, дип юкка әйтми бит Айназ да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев