Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

3 миллион сум ияләре бүген билгеле булачак

Җиңүчеләрнең эшләре куелачак

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан күп чаралар көтелә. Бүген, 3 ноябрь көнне, Казан Экспо күргәзмәләр үзәгендә төп бәйрәм чаралары уза, дип яза Шәһри Казан.

– Казан Экспо күргәзмәләр үзәгендә иртәнге якта ук берничә юнәлештә эш башланачак. Анда укыту семинарлары да, Татарстанда яшәүче төрле халыкларның мәдәни күргәзмәләре эшләячәк. Бездә яшәүченең халыкларның һөнәрчелеге буенча да ачык мәйданчыклар, мастер-класслар булачак. Россия халыкларының бәйрәмнәренә багышланган фотокүргәзмәгә дә оештырылачак. Җиңүчеләрнең эшләре куелачак. Көн дәвамында күптөрле чаралар була, – дип сөйли Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров.

 «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында исә республика җирлегендә халыклар мәдәниятен популярлаштыруда катнашкан төрле иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Әгерҗе районы вәкилләре дә бүген Казанда шушы чарада катнаша. Билгеле булганча, этномәдәни фестиваль 3 этапта узган. Анда 2 мең 500дән артык сәнгатькәр катнашкан.

Беренче тапкыр әлеге чарада “Татарстанның чигүле картасы” тәкъдим ителәчәк. 45 уникаль сөлгедән торган ике карта ясалган. Аның эшчәнлегендә халык һөнәрчеләре, рәссамнар катнашкан. Гала-концертта “Татарстанның мәдәни башкаласы” бәйгесенә дә йомгак ясала. Җиңүче район 3 миллион сумлык сертификатка ия була. Хәтерләсәгез, ел дәвамында республика районнарында яшәүчеләр үзләренең концерт программасын күрсәтте. Һөнәрчеләр белән мастер-класслар, сәүдә рәтләре, күргәзмәләр оештырып, башкала халкын үз  җирлекләренең үзенчәлекләре белән таныштырган иделәр. Аларны 35 меңнән артык тамашачы каравы билгеле. Гомумән, әлеге мәдәни көннәр бик күпләрнең күңеленә хуш килгән иде. Киләчәктә дә быел салынган күп кенә чараларны дәвам итү теләге зур. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы матур башлангычлар калдырыр дигән өмет тә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев