Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында “Безнең гаиләнең мавыгулары“ дип исемләнгән фоторубрика ачылды

Бу фотода – Әгерҗедән ЛАТЫЙПОВлар гаиләсе. Рафаэль, Елена, Тимур, Элина – спортчы гаилә

2024 Россиядә Гаилә елы уңаеннан “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында “Безнең гаиләнең мавыгулары“ дип исемләнгән фоторубрика ачабыз.

Сез гаиләгез белән нәрсәләр эшләргә яратасыз? Бергәләп чаңгыда йә велосипедта йөрисезме, табигать кочагында ял итәсезме, ашарга әзерлисезме, китап укыйсызмы, өстәл уеннары уйныйсызмы, төрле шәһәрләргә сәяхәт итәсезме яки башка шөгыльләрегез бармы? Менә шундый мизгелләрдә бергә төшкән фотогызны редакциягә юллагыз (электрон почта: agr-vesti@mail.ru яки ватсап номеры: 89063331957). Үзегез турында мәгълүмат та язарга онытмагыз. 

Бу фотода – Әгерҗедән ЛАТЫЙПОВлар гаиләсе. Рафаэль, Елена, Тимур, Элина – спортчы гаилә. Алар кышын чаңгыда, җәен велосипедта җилдерергә яраталар. Район күләмендә уза торган ярышларда да гаиләләре белән катнашалар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев