Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Әгерҗедән Харитоновлар Мәскәүне яулаганнар

Бәйгедә Россиянең 82 төбәгеннән 2 мең катнашучы булган

“Менә шулай, без хәзер Мәскәүне дә яуладык инде”, – дип елмая 6нчы балалар бакчасы мөдире Лениза Батырова, Харитоновлар гаиләсенең “Гасырларда яңгыра, туган телем!” дип аталган Бөтенроссия гаилә иҗаты бәйгесендә җиңүләре хакында сөйләгәндә. Ә без җиңүчеләрнең үзләре белән аралаштык. 

Таныш булыгыз: Харитоновлар гаиләсе. Әниләре Екатерина Ивановна Барҗы-Пельгада туып үскән. “Россельхозүзәк” белгече. Әтиләре Александр Витальевич Удмуртиянең Кез районыннан. Оборона-сәнәгать комплексында хезмәт куя. Олы кызлары Анна – 3нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы. “Алдынгылар хәрәкәте” активисты, “Университет сменасы” федераль проектында катнашучы. Уртанчы уллары Георгий 6 сыйныфта укый, спорт белән шөгыльләнә, баянда уйный. Ниһаять, төп герой Прохор 6нчы балалар бакчасында тәрбияләнә. 

–    Харитоновларның өч баласы да безнең бакчага йөрде. Гаиләләре бик дус. Балалары да, әти-әниләре дә актив булганлыктан, алар белән эшләве дә рәхәт. Быел Прохор да бакчадан чыгып китә инде. Андый гаилә белән аерылышасы һич тә килми, – ди Лениза Рафис кызы. – Бәйгегә килгәндә, шунда ук алар гаиләсе башка килде. Озак үгетләргә дә кирәк булмады. Әзерләнделәр һәм менә дигән итеп чыгыш ясадылар. 

Гаиләне бәйгегә әзерләүгә тулы бер команда кушылган: өлкән тәрбияче Татьяна Рябова, Прохорның тәрбиячесе Лилия Таюшева, музыкаль җитәкче Вера Проходская. Әкият сайлау, аңа сценарий төзү, костюмнар әзерләү, репетицияләр, яздыру – зур эш башкарылган. Бәйгегә “Тычкан һәм чыпчык” (“Шыр но зольгыри”) дип аталган әкиятне сайлаганнар. Аны курчак театры формасында тәкъдим иткәннәр. Рольләрне уллары башкарган, әти белән әнисе автор текстын укыганнар.

Бәйгедә Россиянең 82 төбәгеннән 2 мең катнашучы булган. Татарстаннан нибары 3 гаилә финалга узган. Безнең Харитоновлар 40 җиңүче арасына кергәннәр.     

–    Дөресен генә әйткәндә, без җиңүче сертификаты җибәрерләр дә шуның белән эш бетәр дип уйладык. Шуңа күрә башкалага бүләкләү тнатанасына чакыргач та бик озак ышанмыйча тордык. Иремә Мәскәүгә барачагыбызны әйткәч, “Ә Африкага бармыйбызмы соң?!” диде ышанмыйчарак, дип көлә Екатерина. 

БУ ХАКТА ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ 3 НОЯБРЬ САНЫННАН УКЫГЫЗ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев