Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Кызыклы

Әгерҗеле Венера ИШМӨХӘММӘТОВА балыкчылыкны күптәннән үз итә

«Бер йөри башласаң, туктармын димә», - ди ул

  “Улларыбыз Ризил, Раил кечкенә чакта балык каптырырга яраталар иде. Аларга ияреп йөреп үзем дә балыкчыга әйләндем. Бу шөгыльгә 20 еллап бар инде. Хәзер ирем Рамил һәм оныкларыбыз белән йөрибез. Без балыкка иртүк, кояш чыкканчы ук барырга яратабыз. Чөнки иртәнге сәгатьләрдә балык шәп каба”, - ди ул.

 

Балык чиерткәнен көткәндә, суга карап тын гына утыру, кошлар сайравын тыңлау, матурлыкка хозурлану да аларга көч, энергия өсти. Табигать кочагында фотога да төшәргә бик яраталар.

 

“Шунысын да әйтим әле, без вак балыкларны кире җибәрәбез. Бары эреләрен генә алып кайтып йә кыздырып, йә ухасын пешереп ашыйбыз. Балыкка кыш көне йөрмибез. Калган ел фасылларында Әгерҗедә Иж елгасында, Яңавыл буасында безне очратырга мөмкин”, - дип дәвам итә.

 

Башка шәһәрләргә кунакка барганда да кармакны калдырмый алар. Чөнки елгалы урыннарда бер-ике сәгать булса да балык каптырмый калмыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев