Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Әгерҗелеләр өчен машина йөртү – яшәү рәвеше

Бүген Автомобильчеләр көне билгеләнеп үтелә

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автомобильчеләр көне билгеләнеп үтелә. Быел ул 29ына туры килә. Исеменнән күренгәнчә, бу бәйрәмнең төп геройлары –  йөк, җиңел машина, автобус, такси һәм башка төр транспорт йөртүчеләр. Саннар күрсәткәнчә, Россия халкының өчтән ике өлешенең машина йөртү “права”сы бар. Безнең районда да күп алар. Бәйрәм уңаеннан кайберләре белән аралаштык. 

Рамил МИНҺАҖЕВ, Көчек авылы:
–    Армия хезмәтенә китәр алдыннан, 1979 елда Кукмарада “права”га укып чыкканнан бирле нинди генә машиналар йөртергә туры килмәде инде?! Армия хезмәтеннән кайткач колхоз ГАЗ-63 машинасында сөт ташу бурычын йөкләде. Шоферлык юлым да менә шуннан башланып, беренче тәҗрибәне дә нәкъ шушы эш урынында тупладым. Аннан соң инде 40 елдан артык дәвам итүче хезмәт еллары барышында юлларда төрле хәлләргә юлыгырга туры килсә дә, минем өчен бер нәрсә үзгәрешсез кала: ул да булса, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү. Хәзерге вазифам моны аеруча җиренә җиткереп башкаруны таләп итә, чөнки 2008 елдан бирле туган авылым мәктәбенә укучылар йөртәм. Быел мин  Шаршады авылыннан йөртү өчен җаваплы. Узган ел Кадрәктән алып килү һәм илтеп кую йөкләнгән иде. Быел 22 урынлы автобуста 20 бала, 2 озатучы педагог йөри. Алар автобуска кереп утыру белән иминлек каешларын эләктереп куюларын таләп итәм. Юлдагы иминлек шушы һәм башка кагыйдәләрне төгәл үтәүгә турыдан-туры бәйле. Моны балаларга да аңлатырга тырышам. Киләчәктә алар арасында да машина йөртүчеләр булачак бит. 

Елена ИСЛАМОВА, Әгерҗе шәһәре:
–    Мин “права”га  2010 елда, 38 яшемдә укып чыктым һәм шуннан бирле машина иярлим. Яшермим: машина йөртү акрынлап яшәү рәвешенә әверелә бара. Нигә иртәрәк укымадым икән дип уйлаган чакларым да еш була. Чөнки руль артында йөрү бик күп вакытны янга калдыру мөмкинлеге бирә. Мин мастер булып эшли торган “Хәлим” хуҗалыгы елның теләсә кайсы вакытында күпкатлы йортларның ишегаллары чисталыгы өчен җаваплы. Шуңа күрә үзебезнең участокларны, тулаем шәһәрне көнгә ничә тапкыр әйләнәм микән? Кайчак машинама эшчеләребезне утыртып, инструментлар төяп тә йөрергә туры килә. Андый чакларда машинам, чын мәгънәсендә, “эш аты” ролен башкара. Бакчадан яшелчә, җиләк-җимешләрне  дә шунда төяп алып кайтуы бик җайлы.
Мин – юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә бик зур игътибар бирүче шофер. Машинама  утыру белән куркынычсызлык каешын эләктерәм. Кызу йөрмим. Бу, бәлки, кемнәргәдер ошамыйдыр да, ә миңа шулай уңайлырак һәм ышанычлырак. Машинамны бик яратам. Еллар узу белән аерылмас дуска әверелә икән ул.

Марат АБАШЕВ, Әгерҗе шәһәре:
–    “Права” алганыма 32 ел инде. Бөтен категорияләрем дә бар. Шушы еллар эчендә башкарган эшләрем гел транспорт белән бәйле булды: берничә ел 105нче училищеда машина йөртергә өйрәттем, аннан локомотив депосында шофер да, механик та булдым. Быелның май аеннан бирле Әгерҗедән Барҗы-Умга юнәлешендә йөрүче автобусны иярлим. Беренче рейс белән Әгерҗедән иртәнге алтынчы яртыда кузгалсам да, һәр көнне сәгать дүрттән аягөсте инде мин. Төштән соң тагын бер рейс барып кайтам. Юлга чыгып китәр  алдыннан автобусның төзеклеген тикшерми калмыйм. Кеше иминлеге өчен җавап биргәнлектән, бу бик тә мөһим дип уйлыйм. Гомумән, кеше кайда гына эшләмәсен, җаваплылык тоярга тиеш. Без шулай күнеккән инде. 
Мин хезмәт куючы предприятиедән автобуслар тагын өч юнәлештә йөри: Тәбәрле, Бима, Күләгәш, Үтәгән. Хезмәттәшләремә дә исән-имин йөрергә язсын дип телим.   

Д.А.:
– Машина йөртергә бик тә хыялланып, моннан берничә ел элек “права”га укып чыккан идем. Яши торган җирдән читкә йөреп эшләгәнгә күрә бу миңа бик тә кирәк дип фикер йөрттем. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында “права” алу белән руль артына утырып булмады. Аннан мөмкинлек барлыкка килде, әмма теләгем сүрелгән иде инде. Минем яшьтәге күп кенә хатын-кызларның рульне бик оста иярләүләренә кызыккан чакларым да күп. Әмма хәзер үземә утырырга кыюлык җитми. Шуңа күрә теләк бер генә: “права”га укыгансыз икән, шунда ук руль артына утырырга тырышыгыз. Соңыннан утырмас өчен мең сәбәп табасың икән ул. Укуга сарыф ителгән күпме тырышлык, акча әрәм. Иң мөһиме, “автомобиль” дип аталган уңайлылыктан мәхрүм калу кызганыч. 
Дания АБЗАЛИЕВА сораштырды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев