Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Ана капиталын кулланмаган гаиләләр сертификатка 7,5% ка индексация алачак

Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәр итә

Социаль фонд әлегә кадәр сертификаттан файдаланмаган барлык гаиләләргә 1 февральдән ана капиталы суммасын арттырачак. 7,5% күләмендә индексацияне шулай ук сертификат акчаларның бер өлешен кулланмаган ата-аналар да алачак. Файдаланылмаган сумма никадәр күбрәк булса, индексациядән соң өстәмә шулкадәр югарырак булачак.  

Сертификат акчасын тулысынча саклаган гаиләләрне  максималь үсеш  көтә. Алар өчен сумма  44 мең сумга артачак.   Ана капиталы икенче балага арттырылган күләмдә рәсмиләштерелгән һәм шул ук вакытта бернинди чыгымнар да булмаган очракта, арту  58 мең сум тәшкил итәчәк.

Ана капиталының бер өлешен саклап калган ата-аналар шулай ук ике айдан соң индексациягә исәп тотарга хокуклы. Әгәр  өлешчә файдаланганнан соң гаиләнең, мәсәлән, 375 мең сум акчасы калган булса,  бу сумма февральдә 7,5% ка артачак. Нәтиҗәдә гаилә 403 мең сум күләмендә акча белән эш итә алачак. 

Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча исегезгә төшерә,файдаланылмаган  ана капиталы суммасы турында мәгълүматны ата-аналар дәүләт хезмәтләре порталында ала алалар. Социаль фондның бу  сервисы һәрвакытта да гаилә программаның гамәлдәге юнәлешләренә юнәлтә ала торган чаралар турында актуаль мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез, аның шартлары буенча ана капиталы елына бер тапкыр фактик инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнергә тиеш. Икътисади үсеш министрлыгы фаразына караганда, ул бу ел ахырына 7,5% тәшкил итәчәк. 
1 февральдән беренче балага ана капиталы күләме 631 мең сумга кадәр үсәчәк. Икенче балага ана капиталы 833,8 мең сумга кадәр артачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев