Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Армиягә көзен чакырылучыларны нинди яңалыклар көтә

“Әгерҗе радиосы”нда туры эфир узды

“Әгерҗе радиосы”ндагы чираттагы туры эфир ике актуаль темага кагылышлы булды:  армиягә көзге чакырылыш кампаниясе һәм контракт буенча хезмәт. Хәрби комиссар Илгиз ГАЛИЕВ белән әңгәмәне җирле радио директоры Миләүшә Кәрәмова алып барды. Анда яңгыраган иң актуаль сорауларга тукталабыз. 

–    Илгиз Наилевич, көзен армия сафларына чакырылучы егетләрне һәм аларның әти-әниләрен иң борчыган сорауга җавап бирегез әле: солдатлар хәрби хезмәтне кайда узачаклар?
–    Барлык призывниклар, традиция буенча, хәрби хезмәтне узу өчен Россия территорияләрендәге хәрби частьләргә җибәреләчәк. Алар Россия Федерациясенең  Донецк, Луганск, Херсон, Запорожье өлкәләре кебек яңа төбәкләрендәге дислокация пунктларына яки аларда махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен юлланмыйлар. Чакырылучыларның өчтән бере башта заманча техниканы өйрәнү һәм хәрби-учет белгечлеге алу өчен укыту частьләренә җибәрелә. Укыту тәмамланганнан соң алынган күнекмәләр нигезендә төрле гаскәрләргә билгеләнәчәкләр. 

–    Теләкләре булган очракта “срочниклар” күпме вакыттан соң  контракт төзи алалар?
–    Чакырылу буенча өч ай хезмәт иткәннән соң хәрби хезмәткәр контракт төзи ала. 

–    Көзен чакырылучыларны нинди яңалыклар көтә?
–    Аерым яңалыклар юк. Хезмәт итү срогы шулай ук 12 ай. 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге гражданнар чакырыла. Сүз уңаеннан, киләсе елдан өске чик 30 яшькә кадәр күтәрелә. Көзге чакырылыш кампаниясендә Россия Кораллы көчләре сафларына безнең районнан 40 егет китә. Беренчесе – 20 октябрьдә. Бу көнне 15 егетне озатабыз. Аларның һәркайсы белән әңгәмә уздырылды. Егетләрнең барысы да рухи һәм физик яктан әзер. Әлбәттә, аларның һәркайсы дулкынлана, чөнки алда тормыш мәктәбе көтә. Әйе, катлаулы, киеренке чорда яшибез һәм аларның нәкъ шундый вакытта хезмәт итәргә барулары – чын ир-егетләргә генә хас лаеклы гамәл. 

–    Чакырылу буенча хәрби хезмәттән отсрочка алу мәсьәләсе дә борчый...
–    Менә инде бер ел IT оешмаларда эшләүчеләргә отсрочка бирү гамәлдә. Быелгы көзге чакырылыш вакытында оборона-сәнәгать предрприятиеләрендә эшләүче призывниклар алынмый. 

–    Безнең районда хәрби хезмәттән качарга тырышучылар бармы һәм аларны нинди җәза көтә?
–    Агымдагы елның 1 октябреннән административ хокук бозу турындагы Кодекска үзгәрешләр кертелде. Шуның нигезендә качарга тырышучыларны җитди штрафлар көтә. Әйтик, чакыру яки повестка буенча нигезле сәбәпләрсез военкоматка килмәгән очракта штраф күләме 10-30 мең сум тәшкил итә. Закон нигезендә билгеләнгән срокта тиешле мәгълүматны җиткермәгән өчен – 1-5 мең сум. Медицина тикшеренүе узудан читләшкән өчен – 15-25 мең сум. Хәрби комиссарны кисәтми генә РФ чикләреннән чыккан өчен – 15 мең сум. 
Җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр. Болар – хезмәттән азат итү өчен законлы нигез булмыйча призывтан качарга тырышу өчен 200 мең сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең 18 айга кадәрге чорга хезмәт хакы яки башка керем күләмендә штраф; 2 елга кадәр срокка мәҗбүри эшләргә җәлеп итү; 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү. 
Бәхеткә, соңгы елларда безнең районда хезмәттән качарга тырышучылар юк. Барлык призывниклар да теләп хезмәт итәргә баралар. 

–    Призывниклар һәм аларның әти-әниләре консультация алу өчен кая мөрәҗәгать итә алалар?
–    Әлбәттә, район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә була. РФ Оборона министрлыгы сайтында да бөтен мәгълүмат бар. Татарстан Республикасы интернет-порталы сайтының ТР Хәрби комиссариаты бүлегендә 1 октябрьдән алып 31 декабрьгә кадәр “Кайнар лигния” дип аталган бүлек эшли. Анда барлык “кайнар линия” телефоннары, шул исәптән безнең комиссариатныкы да бар. Шалтыратулар көн саен 10-12 сәгатьләрдә кабул ителә. 

–    Махсус хәрби операция башланганнан соң илдә моңа кадәр күрелмәгән патриотик күтәрелеш күзәтелә. Бездә контракт буенча хезмәт белән хәл ничек?    
–    Бүгенге көнгә 40 якташыбыз контракт төзеде. Теләге булганнар килә. Контракт бер  елга төзелә. Аны хөкем ителгән гражданнар да төзи ала (кайбер статьялар буенча искәрмәләр бар: аерым алганда, шпионаж, дәүләткә хыянәт, наркотик чаралар куллану). Акча күләме (204 меңнән башлап) хәрби званиегә, вазифага, выслугага бәйле. Контракт төзегәндә бер тапкыр 195 мең акча түләнә. Моннан тыш, өстәмә рәвештә 300 мең сумга кадәр төбәк ярдәме каралган. ДОСААФ аеруча кирәкле белгеч ияләренә 105 мең сумга кадәр түли.  Шулай ук күптөрле социаль ташламалар һәм гарантияләр каралган. 
Безнең мәгълүматлар буенча, тулаем алганда махсус хәрби операция зонасында 160лап якташыбыз хезмәт итә. Алар арасында үзләре теләп китүчеләр, мобилизация буенча чакырылучылар, контракт төзүчеләр бар. Ничек кенә булмасын, аларның һәркайсы – безнең өчен чын герой. Арада бронь белән калу мөмкинлеге булып та илебез иминлеге сагына басучылар да бар. Геройлар һәм алар хакында башкача әйтеп тә булмый. Күкрәге тулы орден-медальләр булганнар гына батыр түгел. Алар – физик һәм рухи яктан көчле ватанпәрвәрләр. 
Язманы Екатерина САМСОНОВА әзерләде. 
Хәрби комиссар “Әгерҗе радиосы”нда туры эфирда. /Е. Самсонова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев