Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Девятернядан Сәлимә Рәхмәтуллина: Авылда яшәвем белән бәхетле

90 яшенә җиткәндә шигырьләр яза

“Гомер буе кулга каләм тотмадым, сәнәк тоттым” дияргә ярата Девятерняда яшәүче Сәлимә әби РӘХМӘТУЛЛИНА. 90 яшенә җиткәндә кулына каләм тотып шигырь язмаса да, күңелендә йөрткән үзенең бик күп иҗат җимешләрен яттан сөйли ала ул.

– Мәктәпне тәмамлагач бик күп яшьтәшләрем шәһәрне сайласа да, мин туган авылымнан китмәдем. Чөнки бик яратам Девятернямны, – ди Сәлимә апа. 
Сыйныфташы Мөхәммәтнур белән матур гаилә коргач та авылда төпләнәләр. Тату гаиләдә ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Гөлназ гаиләсе белән Казанда, кечесе Гөлшат Ижауда яши.

– Кызларыма кунакка барган арада да авылымны сагынып кайтам, – ди ихлас елмаеп. – Авылның саф һавасы тәэсире микән, шушы яшемә кадәр чирнең ни икәнен белмәдем (белергә дә язмасын! – авт.). Шушы көнгә кадәр дару да эчкәнем юк.

40 еллык хезмәт юлын фермада терлекче булып уза ул. “Сәнәк тоттым” диюе дә – шуңа ишарә. Мөхәммәтнуры да төшеп калганнардан түгел: терлекче дә, гараж мөдире дә була, аннан озак еллар К.Маркс исемендәге колхозда баш инженер булып эшли.

– Колхоз эшен дә башкардык, хуҗалыгыбызда да өлгердек. Гомер буе күп итеп мал-туар, кош-корт асрадык, – дип хәтер яңарта.

Сәлимә әбинең бүген дә тормышны яратып яшәвенә сокланмый мөмкин түгел.

– Ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булырга тырышам. Радио тыңлыйм, телевизор карыйм. Татарча тапшыруларны, татарча матур итеп сөйләшүче кешеләрне яратам, – ди чын күңелдән.

Аннан бик тә сәнгатьле итеп шигырь укый башлый:
Ап-ак күлмәк кигән каеннарым
Мине һәрчак каршы алырлар.
Минем язган шигырьләрем 
Истәлегем булып калырлар. 

Капка төбенә чыгып озатып калды безне кунакчыл Сәлимә әби. Алдагы елда билгеләп үтәчәк 90 яшьлек юбилеена да чакырды. Күрешүләр насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев