Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Яңа ташламалы ипотека булдырырга тәкъдим итәләр

Балалар үстерергә дә шартлар була

Дәүләт Думасы депутатлары яшь гаиләләргә балалары туганчы ук ташламалы ипотека булдырырга тәкъдим итәләр. Бу хакта Шәһри Казан яза.

"Новые люди" партиясе шундый инициатива белән чыккан. Инициатива авторлары фикеренчә, бу яшь гаиләләргә балалары туганчы ук тораклы булырга ярдәм итәчәк. Балалар үстерергә дә шартлар була. Партия лидеры Алексей Нечаев сүзләренчә, мондый практика төбәкләрдә, аерым алганда, Сахалинда инде бар.

"Беренче бала тугач, яшь гаилә ипотека буенча бурычның бер өлешен каплауга сертификат ала. Икенче баладан соң - икенче сертификат, ана капиталы. Гаиләдә өченче бала барлыкка килгәч, төбәк ипотеканың калган өлешен капларга булыша яки йорт төзелешенә грант биргән", - дип аңлата фракция лидеры. Парламентарий 2011 елдан 2016 елга кадәр, әлеге ярдәм чаралары нәтиҗәсендә, Сахалинда туучылар коэффициенты 1,56дан 2,16 га кадәр арткан, ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев