Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Ирләр турында ундүрт кызыклы факт

Егетләрнең күбесе 25-30 яшьтә өйләнергә кирәк дип саный, чынлыкта исә иртәрәк гаилә кора

1. Өйләнмәгән егетләрнең күпчелеге 27 яшькә кадәр әти-әнисе белән яши.

2. Егетләрнең күбесе 25-30 яшьтә өйләнергә кирәк дип саный, чынлыкта исә иртәрәк гаилә кора.

3. Егетләр кызларга караганда күпкә игътибарлырак. 

4. Ирләрнең 50 проценты хатын-кызның тышкы кыяфәтенә карап сайлыйм дип сөйли, әмма барысына да төрле типтагы кызлар ошый.

5. Интернет-кибетләрдә күпчелек ялгыз ир-егетләр әйбер сатып ала.

6. Өйләнмәгән егетләрнең 60 проценты үзенең бердәнберен табу турында хыяллана. 

7. Ирләрнең тормышында 4-6 кыз булырга мөмкин, ә сез уйлаганча 50-100 түгел. 

8. Кыз кеше беренче булып адым ясаса, 62 процент ирләрнең башы шатлыктан күккә тиячәк.

9. Ирләрне хиссез җаннар дип уйламагыз. Чынлыкта алар бик нечкә күңелле. 

10. Күпчелек ирләр өчен йөз матурлыгы идеаль фигурага караганда мөһимрәк. 

11. Ирләр смс язганчы шалтыратуны кулайрак күрә. 

12. Ирләрнең 30 проценты элеккеге кызларының телефон номерын саклый.

13. Егетләр интим мөнәсәбәтләре турында дуслары белән сөйләшергә яратмый.

14. Ялгыз егетләр һәм кызларның чагыштырмасы 12:10, ягъни кызларга үз мәхәббәтләрен табу җиңелрәк.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев