Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Кызыклы

Көлдергечләр

Елмаеп алыйк

Хуҗаның улы кое янында икмәк ашап утырганда икмәген коега төшереп җибәргән дә кычкырып елый башлаган.

Хуҗа өйдән:

– Нигә тавышланасың? – дип сорагач, улы аңа:

– Икмәгем коега төшеп китте, – дигән.

Хуҗа, йөгереп чыгып, коега иелеп караса, анда үзенең шәүләсен күргән дә:

– Ап-ак сакаллы башың белән баланың икмәген тартып алырга оялмыйсыңмы? – дигән.

 

Хатыны төнлә саташып уяна да ирен төрткәли башлый.

– Сыптыр тизрәк, ирем кайтты!

Ире күлмәк-чалбарын эләктерә дә тәрәзәдән сикерә. Үзе очып бара, үзе уйлый: “Тукта, мин кем булып чыгам соң алайса?”

 

Укытучы үзенең коллегасына зарлана:

– Ай, эләкте миңа аңгыра балалар. Аларга теорема аңлатам – аңламыйлар. Икенче тапкыр аңлатам – аңламыйлар. Өченче мәртәбә аңлатканда үзем дә аңладым, барыбер аңламыйлар.

 

Төн. Караңгы почмакта ике кеше очраша. Шуларның берсе сорап куя:

– Якын-тирәдә милиция юктыр бит?

– Юк, – дип җавап бирә икенчесе.

– Ул вакытта өс киемеңне сал.

 

Төнлә ир кеше ниндидер тавыштан уянып китә. Күзен ачса, берәү шкаф тартмаларын актарып маташа.

– Әй, син нәрсә эзлисең анда?

– Акча!

Ир кеше аркасы белән үк борылып ята.

– Тапсаң – уят.

 

– Татлы җимешем, синнән бер нәрсә сорыйм әле.

– Сора, кадерлем.

– Син мин үлгәннән соң бүтән беркемне дә яратмаска ант итә аласыңмы?

– Әгәр үлмәсәң?

*Изображение сгенерировано с помощью нейросети. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев