Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Кыздыру өчен нинди бәрәңге яхшырак?

Нинди бәрәңге тәмлерәк – акмы әллә кызылмы

Башкортстан буенча Роспотребнадзор тәмле бәрәңге сайлау өчен киңәшләр чыгарган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте, дип яза Интертат.

26 август Бәрәңге көне дип санала, бәйрәм рәсми түгел. Бәрәңгене Россиягә Петр Беренче алып кайта, тик башта аны халык кабул итми – «шайтан үсемлеге» диләр. Дистә еллар узгач кына бәрәңге популярлаша. Бәрәңге көне уңаеннан Башкортстан буенча Роспотребнадзор киңәшләр чыгарган.

Сыйфатлы бәрәңгедә яшел таплар булмый, мондый таплар бүлбедә токсик матдә – соланин булуын күрсәтә.

Каты һәм тыгыз бүлбеләр алыгыз, үсентеләр, күзләре булмасын.

Кыздыру өчен ак бәрәңге яхшы, анда крахмал азрак.

Крахмал күләмен белү өчен бәрәңгене урталай ярыгыз да яртыларны кабат тоташтырыгыз. Әгәр алар ябыша башласа, крахмал күп дигән сүз.

Крахмалы күбрәк булган бәрәңге боткалар һәм запеканкалар өчен яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев