Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Рәфис Атаказ кар яуганга зарланган халыкка: «Әле дә ярый өстебезгә кар гына ява»

Бүген күпләр зарланырга яраталар

Инде ничәнче көн кар ява да ява! Җәяүле юлын таба алмыйча, бата-чума эшкә йөргән, сәгатьләр буе кар көртләре арасыннан машинасын эзләп интеккән халык «кар ява» дип зарлана. Ләкин, кыш көне кар яуганга шулай сукрану кирәкме икән? Шуңа да кыш бит инде ул! Дөньяви вазгыятькә юмор аша бәяләмә бирә торган блогер Рәфис Атаказ да бу турыда уйланган һәм зарланырга яратучы кешеләргә җавап сүзе яздырган. Бу хакта хәбәрне Интертат китерә.

«Кар явып киткәч халык: «Тагын ява инде», – дип яза. Шөкер итегез, җәмәгать, шөкерана кылыгыз. Кар гына ява! Безнең өстебезгә бары тик кар гына ява. Бернинди дә бүтән әйбер яумый! Аллаһка шөкер, диегез. Ашарыгызга ризык булган, башыгызны куеп йокларга мендәрегез булган мәлдә, иртән торып: «Шөкер, бүген кар ява, кар гына ява», – дип әйтегез, җәмәгать. Өстебезгә бомбалар яумый, өстебезгә туплар очмый, йоклар урыныбыз тыныч, йортларыбыз төзек. Нәрсә кабыйм икән, кайда ятыйм икән, берәр җирдә тыныч урын юкмы икән, дип эзләнеп йөрмибез. Кайтабыз да үз менедәребезгә ятып, үз юрганыбызны ябынып йоклыйбыз. Торып, өстәлебездә булган ризыкны ашыйбыз, каткан ипиме ул, кичәге ашмы. Кар явуга да шатланыйк. Тагын яусын. Буран булсын, күмеп китсен! Чыгарбыз, көрәк бар, кул бар, көч бар – чистартырбыз. Яз килгәч эреп тә бетер. Саулыгыгызга, булганына шөкер итегез.

Ник болай димен? Чөнки гомер кыска. Син ул гомерне шатланып үткәрәсеңме, матурлык эзләп үткәрәсеңме – гомер үтә. Гел нәрсәдер җитми дип, йомыркадан җөй эзләсәң дә үтә. Шуңа күрә без үзебезнең күңелебезне үзебез күтәрмәсәк, кем күтәрер? Эт койрыгын кем күтәрер, эт үзе күтәрмәсә, диярсең. Һәр көнне ниндидер матурлык табып яшәргә кирәк. Мин, шәхсән, шулай эшлим. Байлык артыннан да чапмыйм, дан артыннан да. Бүген дә уяндым, бүген дә көн бар, дип шөкер итәм.

Бүген күпләр зарланырга яраталар. Әллә картаю галәмәте, әллә тормыш тәҗрибәсе күп булу. Чын күңелдән, ихластан кар явууга да шатланып утырам, бала-чага кебек. Сез дә минем кебек булыгыз. Хәтта авырып ятканыңа да рәхмәтле була белергә кирәк. Менә гөл утырткан идем, ул үсә, ике яфрак чыгарган, аңа куанып утырам. Тагын ике гөл тамырланган. Бөтен нәрсә яшәргә тырыша.

Кар ява! Дөнья апа-ак. Күңелләр дә кар кебек ап-ак булсын. Әллә ниләр сөйләп бетердем. Һади Такташ ишетсә, егылып үлә.

Буран булгач, урамга чыгып булмый. Тәмле генә камыр куй, тәмле генә итеп ашарга пешер җибәр. Итме, кәтлитме, беленме, коймакмы, дучмакмы. Матур гына күлмәгеңне ки. Иреңнең чәчен тарап, ак күлмәк кидертеп куй. Рәхәтләнеп утырып чәй эчегез, әрвахларны искә алыгыз, үзебезгә саулык-сәламәтлек теләгез. Гаилә фотоальбомыгыз бардыр. Аларны карап, яшьлегегезне искә төшерегез. Күрше-күләнгә шалтыратып алыгыз. Туган-тумачага, әти-әниегезгә, ир--кыз туганыгызга, кода-кодачагызга, кияү-киленнәргә, улыгызга, кызыгызга, Искәндәр җизнигә, Сания апага шалтыратып: «Исән-саумы сез? Берәр ярдәм кирәкмиме, буран котырган мәлдә?» – дип шалтыратып алыгыз», – дип, файдалы киңшләрен җиткергән блогер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев