Россия җылы як җимеше – бананнар үстерә башлаячак
«Программа бар, без аны гамәлгә ашырабыз»
Россиядә быелның ахырына үзебезнең бананнар барлыкка килергә мөмкин.
Субтропик авыл хуҗалыгын үстерү ассоциациясе ел азагына теплицада үстерелгән беренче бананнарны тәкъдим итәргә әзер, дип белдерә ассоциациянең генераль директоры Андрей Платонов.
“Бүген теплица төзелә. Программа бар, без аны гамәлгә ашырабыз. Әгәр барысы да килеп чыкса, бу ел ахырына без сезгә Россиядә үстерелгән бананны күрсәтәчәкбез”, – дигән ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев