Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Татарстанда 16 депутат һәм алты адвокат суд алдына басачак

Ришвәт турындагы эш буенча

2020 елда Татарстанда 16 депутатка һәм алты адвокатка карата җинаять эшләре кузгатылган.

Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе йомгаклау коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Валерий Липский хәбәр итүенчә, моннан тыш ике тикшерүче җинаять эзәрлекләвеннән котылып кала алмаган.

«Без үзебезнең хезмәткәрләрне дә яшереп калдырмыйбыз. Узган ел хезмәт урыныннан явызларча файдаланган өчен Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегенең элеккеге җитәкчесе, аның урынбасары һәм тагын бер тикшерүче гадел хөкемгә тапшырылды», - диде Валерий Липский.

Моннан тыш, узган ел Яңа Савин районы судының элеккеге хөкемдары үзенә карата булган карарны тыңлаган. 2017 елда ул адвокаттан 50 мең сум акча алган, аны ришвәт сыйфатында билгесез затка мәсьәләне хәл итүдә ярдәм иткән өчен бирергә тиеш булган.

Суд хатын-кызны шартлы срок белән бер елга хөкем иткән.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев