Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Юл патруле

Исәнбай борылышында юл-транспорт фаҗигасе булган

Бүген төнге беренче яртыда Әгерҗе–Красный бор юлының Исәнбай борылышында автомобиль җәяүлене бәрдерә.

Якынча мәгълүматлар буенча 1954 елгы Тирсәдә яшәүче ханым кинәт кенә юлдан килүче автомобиль каршына чыга. Автомобиль бәрү нәтиҗәсендә әлеге ханым тән җәрәхәтләре ала һәм Красный бор хастаханәсенә озатыла. Анда ул җан бирә. ВАЗ-2109 автомобиле белән безнең район кешесе идарә иткән. Машинага аз гына зыян килгән. Ә аның йөртүчесе җәрәхәтләр алмаган. Автомобиль акрын тизлектә хәрәкәт иткән.

Әлеге юл-транспорт фаҗигасе буенча тикшерү эшләре алып барыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев