1 гыйнвардан Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар 1,7 процентка арта
Шул хактагы документ хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза
Яңа елдан Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстанда да, коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар күтәрелә башлый. 2026 елның 1 гыйнварыннан республиканың барлык районнарында да ул 1,7 процентка артачак. Шул хактагы документ хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Индексация җылылык, су, электр энергиясе һәм калдыклар белән эш итүнең фаразланган тарифларын, шулай ук һәр муниципалитеттагы торак фондының үзенчәлекләре һәм кулланучылар санын исәпкә алган.
Элегрәк Россия Хөкүмәте 2026 елга төбәкләр өчен коммуналь тарифларны индексацияләүнең чик дәрәҗәсен билгеләгән иде. 2026 елның 1 гыйнварыннан илнең барлык субъектлары өчен ул уртача 1,7 процент тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев